Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 март , 10:36

Тар белгечлекләргә кытлыкны бетерү: яңа инициативалар һәм уңышлы карарлар

Башкортстанда, илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, тар профильле белгечләр җитмәү күзәтелә, бу исә сәламәтлек саклау системасында билгеле бер кыенлыклар тудыра. Квалификацияле медицина ярдәме чикле булган кечкенә шәһәрләрдә һәм районнарда бу аеруча кискен проблема булып тора. Шул максатта Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина кадрларын җәлеп итү үзәге булдырылды. Министр Айрат Рәхмәтуллин бер интервьюсында билгеләп үткәнчә, безнең медицина хезмәткәрләренең ихтыяҗлары, ирекле ставкалары, арытаба үсеше, төбәктә һәм һәр муниципалитетта булган программалар һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат туплана, чөнки бер район икенче районнан аерылырга мөмкин. Нәтиҗә буларак, табиблар һәм урта звено белгечләре белән тәэмин ителешне арттыруга ирешелә. Табибларга яңа эш урынына килгәч аякка басу өчен ярдәм чаралары, яшь белгечләрнең айлык хезмәт хакына өстәмә түләүләр, социаль тәэмин итү һәм эш урыныннан торак бирелә. Кайбер муниципалитетлар җир участоклары бирә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли һәм башка төрле ярдәм күрсәтә. Безнең мәкаләбез герое, максатлы юнәлеш буенча укыган Рәсүлҗан Норматов узган елның августында район дәваханәсенә табиб-онколог булып эшкә килгән. Дәвамы сайтта ФОТОДА: Район дәваханәсе табиб-онкологы Рәсүлҗан Норматов

Тар белгечлекләргә кытлыкны бетерү: яңа инициативалар һәм уңышлы карарлар
Тар белгечлекләргә кытлыкны бетерү: яңа инициативалар һәм уңышлы карарлар

Рәсүлҗан Нәсим улы сөйләвенчә, ул Башкорт дәүләт медицина университетының бишенче курсында белем алганда ук Чишмәгә эшкә килергә карар иткән, безнең район аны Уфага якынлыгы белән җәлеп иткән, шул ук вакытта дәваханә җитәкчелегенең мөнәсәбәте дә хәлиткеч роль уйнаган.

Мин тумышым белән Таҗикстаннан. 26 яшьтәмен. Гаиләм бар, тормыш иптәшем белән алты айлык кызыбыз Сафияне тәрбиялибез. Арендага фатир алып торабыз, түләүне Чишмә үзәк район хастаханәсе компенсацияли. Бар игътибарыбызны һәм көчебезне пациентларга, авыруларны ачыклауга юнәлтә алсын өчен безгә, яшь белгечләргә карата җитди мөнәсәбәттә булулары, торак-көнкүрештәге проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтүләре мөһим. Медицина буенча стажым нибары биш ел булса да, берникадәр тәҗрибәм бар дип әйтә алам. «Covid-19» пандемиясе башланган елны Уфаның 8-нче дәваханәсендә реанимация бүлегендә медбрат вазифасында эшли башладым. Университетның бишенче курсында онколог булырга карар иттем. Һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем.

Табиб булу армый-талмый эшләүне һәм фидакарьлек таләп итә. Ул көн саен яңа сынаулар белән очраша, гамәлдә куллану өчен медицина фәненең соңгы казанышларын өйрәнә. Яшь онколог үз эшенең авыруларны дәвалау белән генә чикләнмәвен, авыр вакытларда пациентларга һәм аларның гаиләләренә дә ярдәм кирәклеген аңлый.

Әйтергә кирәк, район дәханәсендә җиһазлар һәрвакыт яңарылып тора, медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту өчен заманча технологияләр кулланыла. Күптән түгел электрокоагулятор сатып алынган, ул тиредәге шешләрне бетерергә мөмкинлек бирәчәк, бу, үз чиратында, пациентларны диагностикалау һәм дәвалау сыйфатын арттырачак. Бу учреждениенең медицина ярдәме шартларын яхшыртырга һәм район халкының сәламәтлеге турында хәстәрлек күрергә омтылуын күрсәтә. Яңа технологияләр кертү шулай ук белгечләр җәлеп итәргә һәм пациентларның ышанычын арттырырга да мөмкинлек бирә.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: