– Аннан соң гына һәр конкрет очрак буенча нәтиҗә ясыйбыз. Хатын-кызлардан тыш, аларның ирләре дә тикшерү уза, безнең практикада ир-атларның түлсезлеге аркасында ба-ла алып кайта алмау да сирәк очрак түгел бит. Әгәр дә балага уза алмау проблемасы ачыкланса, хатын-кыз экстракорпораль аталандыру (ЭКО) процедурасына мохтаҗ категориягә туры килсә, аңа төбәктәге медицина-генетика үзәгенә юллама бирелә. Анда шулай ук ЭКО процедурасы алдыннан тирәнтен тикшерү үткәрелә. Әлеге максатларга республика бюджетыннан квота бүленә, һәм ир белән хатын өчен бу процесс түләүсез була. ЭКО юлы белән көтелгән йөклелек чоры башланганнан соң безнең пациентлар прописка урыны буенча күзәтүдә тора, ягъни йөклелекне без алып барабыз. Әлбәттә, мондый йөклелек хатын-кызның сәламәтлек торышы белән катлаулана, чөнки табигый юл белән балага уза алмауның сәбәпләре бар. Мондый очракларда булачак әнинең авырлыкларны уңышлы җиңеп чыгуы һәм сәламәт бала дөньяга килүе зур шатлык. Безнең бурыч исә – хатын-кызга ана булуга ирешүдәге барлык этапларда ярдәм итү.
Шунысы куанычлы, соңгы берничә елда квоталар саны артты, һәм хатын-кызлар үзләре дә сәламәтлекләренә сакчыл карый, кабул итүләргә һәм консультацияләргә йөри башладылар, дип ассызыклады Фәсилә Кизилбаева. Шулай итеп, узган ел ЭКОга мөрәҗәгать иткән тугыз хатын-кызның барысы да сау-сәламәт балалар тапкан. Ә өчесе игезәк сабыйларны дөньяга китерде. Быел исәптә торучы алты хатын-кызның өчесе инде бала бага. Гомумән алганда, район буенча да туучылар санының уңай динамикасы күзәтелә.
ЭКОга мөрәҗәгать ит-кән хатын-кызлар яңадан табигый юл белән балага узган очраклар да булган.
Безнең төбәктә реп-родуктив чордагы (18-49 яшь) хатын-кызларны диспансерлаштыру да зур ярдәм күрсәтә. Ул берничә этапта үткәрелә. Беренче этапны 427766 ир-ат һәм хатын-кыз узган, шулардан 15 меңнән артыгында авырулар ачыкланган. Ачыкланган авырулар буенча диспансеризация үтүчеләрнең 14%ы күзәтү астына алынган һәм сәламәтлекләрен ныгытуга юнәлдерелгән махсус дәвалау ала. Алар арасында яман шеш авыруының – 22, 247 хатын-кызның һәм 12 ирнең кысырлык очрагы бар.
2025 елга 520444 комплекслы кабул итү планлаштырылган, өстенлекле төркемнәр арасында укучы студентлар, балага уза алмаган хатын-кызлар һәм яшь парлар билгеләнгән.
Шулай ук 2025 елдан Башкортстан Республикасында «Ана һәм баланы саклау» төбәк проекты башланды. Ул «Гаилә» гомумдәүләт проекты барышында гамәлгә ашырыла. Аналарга ярдәм итү өчен «Ачык бала тудыру йорты» һәм «Хатын-кызлар консультациясе» проектлары гамәлгә ашырыла, шулай ук ЭКОга әзерлек камилләштерелә.