Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 гыйнвар , 10:00

Яугирләр өчен шифаханә

Башкортстан шифаханәләре республикадан 5 меңнән артык махсус хәрби операциядә катнашучыны һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итте. 13 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова ассызыклаганча, республикада яугирләрнең балаларына ярдәм итүгә дә аерым игътибар бирелә. 2025 ел башыннан хәрбиләрнең 7 меңнән артык баласы балалар бакчаларына бушлай йөри. Моннан тыш, 10,5 меңнән артык мәктәп укучысы һәм колледж студенты кайнар ризык белән тәэмин ителгән, ә 562 бала республика колледжларында уку өчен сертификатлар һәм аның бәясенең компенсациясен алды. 5,5 меңнән артык бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итте.   Фото чыганагы: Башкортстанның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайты

Яугирләр өчен шифаханә
Яугирләр өчен шифаханә

920 кеше шәхси йортларын газлаштыруга сертификатлар белән тәэмин ителде. 322 кеше җир участокларын бушлай алу өчен исәпкә басты. Махсус операциядә катнашкан 88 яугир хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча уку өчен сертификатлар алган.

– Республика мәшгульлек үзәгенең Учалы районы филиалында укулар оештыруда уңышлы тәҗрибәләр булуына мисаллар китерәм. Мәсәлән, махсус операциядә катнашучыларның берсе «клиник психология» программасы буенча укыды һәм инде шәхси практика алып бара. Тагын ике СВО ветераны «Хәрби психология һәм сугышта стресс алу сәбәпле тайпылышларны җайга салу» программасы буенча укыдылар, әлеге вакытта шәхси сак оешмасында һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалында эшлиләр. Ярдәмнең мөһим өлеше – консультация һәм психологик яктан булышлык күрсәтү. Әйтик, «Гаилә» үзәкләрендә бу хезмәттән 6,7 меңнән артык кеше файдаланган, медицина оешмаларында – 3 205. Монда #МыВместе төбәк штабы волонтерлары да ярдәм итә – алар 8,5 меңнән артык гариза кабул иткән һәм эшкәрткән. Махсус операциядә катнашкан 975 кеше медицина реабилитациясенә җибәрелгән. 333 СВО ветераны өчен кирәкле техник тернәкләндерү чаралары бирелгән, 2 меңнән артык сугышчыга бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. Ленара Иванова шулай ук ярдәмнең яңа чаралары турында да сөйләде. Әйтик, хәрби операциядә катнашкан 18 кеше Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы буенча ташламалы йөрү хокукы алу өчен гариза биргән. Исегезгә төшерәбез, сорауны төбәк дәүләт хезмәтләре порталы яки Күп функцияле үзәк (МФЦ) аша электрон рәвештә дә җибәрергә мөмкин. Башкортстан Башлыгы барлык кабул ителгән ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кушты.

– Исегезгә төшерәм, бу ел республикада Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы дип игълан ителде. Без берничә карар кабул иттек инде. Эшне дәвам итәбез, – диде Радий Хәбиров.

                                                                                                                                                                БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: