Делегация составына Мария Ибраһимова, Лилия Баишева, Денис Федоров, Азалия Мөдәрисова, Роза Гәрәева, Регина һәм Руслан Галимовлар һәм Флорид Кәримов керде.
Уфада өченче тапкыр үткән әлеге форумда чишмәле Мария Ибраһимова икенче ел рәттән катнашты.
– Көн буена Конгресс-холлда булдык. Бик күпләр, шул исәптән Рөстәм Нәбиев һәм Ирек Зарипов белән таныштык. Алар кебек кешеләр һәрвакыт илһамландыра. Гади, киң күңелле һәм көчле ихтыярлы гаҗәеп шәхесләр. Бик күп игелекле гамәлләр башкаралар, ныклы ихтыяр көче, фикердәшләрең һәм теләгең булса, гариплегең максатларны тормышка ашыруга берничек тә комачаулый алмый. Форумнан бик дәртләнеп кайттык, арытаба да үз өстебездә эшләячәкбез, алга барачакбыз һәм хыялларыбызны тормышка ашырачакбыз, – диде Мария Ибраһимова.
Чишмәлеләр быел да инвалидлар өчен модалы киемнәр күрсәтүдә модельләр сыйфатында катнаштылар.
Районда билгеле кул эшләре остасы Лилия Баишева картиналар чигә, сәйләннән төрле әйберләр ясау, комда рәсем төшерү һәм уенчыклар бәйләү белән шөгыльләнә. Ул шулай ук Рәсәй дәрәҗәсендәге форумда катнашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Медицина өлкәсендәге яңалыклар таң калдырды. Мин электр приводлы коляскада йөреп карадым. Бик уңайлы, куллар талмый. Үземнең дә шундыйны аласым килә, – ди ул.
Чишмә районыннан килгән инвалидлар җәмгыяте делегациясе бердәм булулары белән форум-күргәзмәне оештыручыларның һәм чарада катнашучыларның игътибарын җәлеп иткән.
– Безнең Эльза Янабаева җитәкчелегендәге җәмгыять әгъзалары үзара бик тату, барлык чараларда катнашырга тырышабыз, чөнки без актив. Бу безне берләштерә, өйдә бикләнеп утырырга теләми-без. Тормыш бер генә бирелә, кешеләрдән читләшү һәм ялгызлык – безнең турыда түгел. Без китаплар чыгарабыз, күргәзмәләр оештырабыз, спорт ярышларында катнашабыз, сәяхәт итәбез. Төрле проектларны тормышка ашыруда безгә грантлар һәм район хакимиятенең ярдәме булышлык итә, – диделәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары.