Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 ноябрь , 11:00

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим

29 октябрь 2006 елдан башлап Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Безнең районда дөньяда киң таралган авыруга бәйле хәлләр ничек тора? Шул турыдагы соравыбызга үзәк район дәваханәсенең табиб-неврологы Лилия Хәйруллина җавап бирә.

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим
Сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим

Тугыз айда район буенча 127 очрак теркәлде, шуларның 112-се – ишемик, 15е геморрагик инсульт. Инвалидлык алырга туры килүчеләрнең күп булуы да хафага сала, чөнки тулысынча аякка басу мөмкин түгел, – дип сөйләде Лилия Галинур кызы. – Чирнең тәүге билгеләре – югары кан басымы һәм холестерин күләме. Шуңа күрә кыздырылган, консервланган продуктлар, алкоголь куллануны чикләргә кирәк. Тәмәкедән баш тарту яхшырак, чөнки бу да холестерин төерләрен барлыкка китерә. Шулай ук стресс халәте дә сәбәпче була ала. Авырга узуны кисәтү өчен гормональ контрацептивлар кулланган

хатын-кызлар да инсульт кичерергә мөмкин, чөнки тромбоз булуы ихтимал. Минем практикада да шундый очрак бар, шул сәбәпле 27 яшьлек кызга инсульт булды. Гадәттә бу авыру 35 яшьтән өлкәнрәк, күпчелек очракта 50 яшьтән узган ир-атларда һәм хатын-кызларда күзәтелә. Пациентлар арасында аяк өсте инсульт кичерүчеләр дә очрый, соңгы айда гына да шундый өч кеше булды. Ә бит авыруны алданрак белү, ким дигәндә, диспансеризацияне вакытында үтү, үзеңне начар хис иткәндә өйдә ятмыйча табибка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар, – ди ул.

Лилия Хәйруллина, башка неврологлар кебек үк, бик игътибарлы табиб. Ул кешеләргә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, туклану тәртибен үзгәртергә, физик күнегүләр һәм гимнас-тика белән шөгыльләнергә һәм сәламәтлекләрен сакларга өйрәтүне үзенең бурычы дип саный.

Тумышы белән Лилия Галинур кызы Чишмә районыннан, Алкин-2 мәктәбен тәмамлаган, аннары шәфкать туташы һөнәрен алган, соңыннан неврологияне сайлаган. Бүгенге көндә ул медицинадагы яңа казанышлар белән кызыксына һәм, үзе әйтмешли, пациентларына күбрәк ярдәм итү өчен өстәмә белем ала. Биш ел элек район дәваханәсенә «Земство докторы» программасы буенча эшкә килгән. Шул вакыт эчендә ул поселокны, Уфадан күченеп кайткан гаиләсе – ире һәм ике баласы кебек үк, үз итеп өлгергән.

ЧИРНЕҢ БИЛГЕЛӘРЕ:

Кинәт барлыкка килгән билгеләр инсультның геморрагик тибы, әкренләп, берничә көн дәвамында күзәтелгәне ишемик типтагы инсульт турында сөйли.

- хәлсезлек, тән ою, сизгерлек һәм хәрәкәт итү функциясе бозылу, хәтта кул һәм/яки аяк йөрми башлау, паралич (гәүдәнең бер яртысында) күзәтелә;

- бит ою һәм/яки кыйшаю;

- сөйләм бозылу һәм әйткән сүзләрне аңламау;

- бер яки ике күздә күрү сәләте бозылу;

- йөргәндә чайкалу, баш әйләнү, координацияне югалту;

- ризык йоту кыенлашу, ризыкны, суны йота алмау;

- кинәт башланган бик каты баш авырту, косасы килү.

Бу билгеләр барлыкка килгәндә кешегә кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: