Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 сентябрь , 11:00

Диспансеризация - чирне ачыклау мөмкинлеге

Үзәк район дәваханәсе онкологы Рәсүлҗан Норматов, диспансеризация яман шеш авыруын дәвалап була торган иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, дип раслый. Һәм гәзит укучыларыбызга әлеге интервьюсында шул турыда аңлатып үтәргә тели. Мәкаләнең дәвамын сайттан укыгыз 

Диспансеризация - чирне ачыклау мөмкинлеге
Диспансеризация - чирне ачыклау мөмкинлеге

– Рәсүлҗан Нәсим улы, ни өчен онколог булырга уйладыгыз, бу һөнәрне сайлауга сезне нәрсә этәрде?

– Медицина белән мәктәп елларында ук кызыксына башладым, гаиләмдә медицина хезмәткәрләре булмаса да, табиб һөнәре илһамландырды. Ә инде өченче курс студенты булганда үземнең дөрес һөнәр сайлавымны аңладым.

– Яман шешнең сез очраткан киң таралган төрләре нинди?

– Чишмә районы буенча статистика төбәкнекеннән әлләни аерылмый. Беренче урында, бөтен Рәсәйдәге кебек үк, сөт бизе яман шеше, икенче урында – тире яман шеше, аннан соң үпкә, эчәклек яман шеше килә һәм башкалар.

– Аларның кайсысы иң куркынычы?

– Диагноз буенча кайсысының яманрак булуын әйтеп булмый, ягъни, үпкә яман шеше дә, ашказаныныкы да куркыныч, чөнки бу тормыш өчен мөһим органнар. Монда чирнең өченче яки дүртенче стадиягә җитүе куркынычрак. Беренче һәм икенче стадиядәге чирне, кайсы әгъзада булуына карамастан диярлек, дәвалап була. Онкологиядә төп проблема шунда – чир башлангыч стадиядә булганда бернинди билгеләр күзәтелми, шул сәбәпле авырулар дәваханәгә мөрәҗәгать итми. Шуңа күрә пациентлар тиешле вакытта диспансеризация узарга тиеш. Ул чирне беренче яки икенче стадиядә чакта ук ачыкларга мөмкинлек бирә, – ди Рәсүлҗан Нәсим улы.

– Сезнең тәҗрибәдә мондый очраклар булдымы?

– Әйе, әлбәттә, күптән түгел диспансеризация буенча маммография үт-кән 48 яшьлек пациент килде, күкрәгендә шеш табылган. Терапевтлар аны безгә җибәргәннәр, без шул ук көнне республика онкология диспансерына юллама сорадык, икенче көнне аны онкоүзәккә чакырып алдылар. Димәк, сөт бизе яман шешен ачыклау өчен пациентка маммография һәм УЗИ үтү җитә. Аннары белгечләр мөһим булган тикшеренүләр үткәрә һәм алга таба дәвалауны планлаштыра.

– Ә үзебез яман шеш булуын берәр ничек белә алабызмы?

– Теләсә нинди шеш, күптән түгел барлыкка килсә дә, зурая бара һәм төсе үзгәрә. Бу очракта, һичшиксез, табибка күренү мөһим. Иң башта терапевт кабул итәргә тиеш, чөнки шикләнүләрегез юкка булырга мөмкин. Ул инде сезне онкологка җибәрергәме-юкмы икәнлеген хәл итә. Ә инде безнең кабинетка чын-чынлап ярдәмгә мохтаҗ кешеләр килә һәм аларга чират көтеп торырга туры килми.

Күптән түгел булган очрак турында сөйләп үтәсем килә. Бер хатын-кыз борын читендә тырналганга охшаган яра эзенә зарланып терапевтка мөрәҗәгать иткән, һәм терапевт яман шеш түгел микән дип шикләнгәч безгә килде, хәзер ул онкология үзәге дәваханәсенә ятарга әзерләнә.

– Бүгенге көндә яман шешне дәвалауның кайсы ысулларын нәтиҗә-лерәк дип саныйсыз?

– Соңгы 3-4 елда онкологияне дәвалау ысуллары нык үзгәрде. Өч төре бар, болар – химиотерапия, радиология һәм хирургия. Дәвалау ысулы чирнең нинди стадиягә җитүенә, таралуына һәм кайсы урында булуына карап билгеләнә. Шуның иң нәтиҗәлесе, яман шешне радикаль дәвалау – организмнан шешне тулысынча алуга юнәлдерелгән ысул, дип саныйм. Бу чир киләчәктә кабатланмасын өчен кулланылган дәвалау ысулы. Кагыйдә буларак, чирнең беренче һәм икенче стадияләрендә моңа ирешеп була, еш кына радикаль дәвалау барышында хирургик юл кулланыла.

– Киләчәктәге дәвалау ысулларын ничек күзаллыйсыз? Сезнеңчә, кайсысы уңай нәтиҗә бирәчәк?

– Күп төрле тикшеренүләр алып барыла. Әмма, хирургия бүгенге көнгә кадәр һәм якындагы елларда иң нәтиҗәле ысул булып кала, операция ясап зур булмаган шешне алып ташларга кирәк һәм ул башкача борчымаячак. Әлеге вакытта химиотерапия һәм таргетлы химиотерапия (төгәл максатка юнәлтелгән, химиотерапия белән чагыштырганда, зыяны азрак булган терапия) үсеш ала, ул вакытта сәламәт күзәнәкләргә йогынты ясамыйча яман шеш күзәнәкләренә генә тәэсир итүче препаратлар кулланыла. Бу безнең чынбарлык, ул көннән-көн үсеш ала. Хәзер онкология үзәгендә, кайбер Европа илләренә караганда да, яхшырак дәвалау ысуллары бар.

– Кешенең проблеманы аңлавы, психологик халәте һәм якыннарының ярдәм итүе никадәр мөһим?

– Бу аеруча мөһим. Минем бурыч – авыр чир булуга карамастан, кеше дәвалана башласын өчен, ул төшенкелеккә бирелмәслек итеп диагнозы турында аңлату. Иң мөһиме – табиб белән киңәшләшеп дәвалану, ул кушканнарны үтәү. Чөнки халык арасында чиргә игътибар итмәсәң, озаграк яшисең, дигән хаталы фикер бар.

– Сез үзегезнең пациентларның хәлен күңелегезгә якын аласызмы? Чөнки әлеге диагноз куелган авыруларның 20 процентында диярлек дүртенче стадия ачыклана, һәм сез савыктыруга өмет булмаган чирлеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен симптоматик дәвалау үткәрәсез. Эшегезгә кызыксынуны югалтмас өчен кайдан көч табасыз?

– Гаиләмнән, әлбәттә. Эштә, кагыйдә буларак, пациентлар, ә өйдә тормыш иптәшем һәм кечкенә кызым турында уйлыйм. Шул рәвешле тегендә дә, монда да күбрәк файда китерермен, дип ышанам.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: