Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 август , 10:00

Кадрлар мәсьәләсе хәл ителә

Республикада, шул исәптән Чишмә районында кадрлар җәлеп итү программалары гамәлдә. Үзәк район дәваханәсендә узган елда дүрт белгеч «Земство докторы» һәм «Земство фельдшеры» дәүләт программалары буенча бер мәртәбә бирелә торган компенсация алды. Быел Чишмә дәваханәсе максатлы юллама буенча белем алган травматолог Ильвир Измәгыйлевка һәм табиб-педиатр Руслан Мусинга бер мәртәбә бирелә торган компенсация алу өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына документлар җибәрде. Алар укып бетергәннән соң «Земство докторы» программасында катнаша. Баш табиб Урал Шәрипов сүзләренә караганда, Чишмә районы дәваханәсе идарәлеге квалификацияле яшь белгечләрне җәлеп итү буенча даими эш алып бара. Быел үзәк район дәваханәсеннән алынган максатлы юллама буенча унсигез студент Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кабул ителгән, шуларның унысы педиатрия бүлегендә, сигезе дәвалау эше буенча белем алачак. Фотода: Максатлы юллама буенча укыган яшь белгечләр Фидан Садыйков һәм Диана Әсәдуллина үзәк район дәваханәсенең баш табибы Урал Шәрипов белән Мәкаләнең дәвамы сайтта

Кадрлар мәсьәләсе хәл ителә
Кадрлар мәсьәләсе хәл ителә

Район дәваханәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Гөлнара Курамшина, максатлы юллама буенча белем алучылар арасында уфалылар да булуын билгеләп үтте. Укуларын тәмамлаган яшь белгечләр укырга керү өчен максатлы юллама биргән хастаханәдә өч ел эшләргә тиеш.

Быел шундый юллама ярдәмендә Башкорт дәүләт медицина университетында бушлай белем алган табиб-онколог Расулджон Норматовның ординатура тәмамлаганнан соң үзәк район дәваханәсендә эшли башлавын билгеләп үтик. Яшь табиб-хирург Равил Шәяхмәтов та хезмәт эшчәнлеген Чишмәдә башлый, ул да максатлы юллама буенча укыган белгеч. Күптән түгел өйләнгән, сүз уңаеннан, аның тормыш иптәше Евгения дә медицина хезмәткәре. Яшь парны сентябрь аенда эшкә көтәләр.

Бәлки, бу яшь белгечләр арасында киләчәктә «Земство докторы» һәм «Земство фельдшеры» программалары буенча түләү алучылар да булыр.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: