Баш табиб Урал Шәрипов сүзләренә караганда, ул файдалануга кертелгәннән бирле 300 тапкыр мобиль ярдәм күрсәтелгән. Фельдшерлар төрле яшьтәге алты меңнән артык кешенең сәламәтлек торышын тикшергән.
Чираттагы командировкада Бишкәҗә авылы фельдшеры һәм халкы белән аралаштык һәм муниципалитетта мобиль ФАП кирәклегенә шәхсән инандык.
Мобиль пунктка килгән 57 яшьлек пациент Зөһрә Ахунова белән таныштык.
– Район авылларына килеп медицина хезмәте күрсәтелүгә барыбыз да бик шат. Машинада булса да, ерак ара үтүне авыр кичергән өлкәннәр бар. Ә монда үз аягың белән килеп анализлар тапшырырга, кан басымын үлчәтергә һәм консультация алырга мөмкин, – диде ул.
Фельдшер Айгөл Хәлиуллина әйтүенчә, сәламәтлеге начар булу сәбәпле район үзәгенә бара алмаган гражданнарга авылларга килеп медицина ярдәме күрсәтү аеруча мөһим.
– Кемнеңдер дәваханәгә бару мөмкинлеге яки машина белән илтергә ярдәм итүче туганнары юк. Мобиль фельдшер-акушерлык пункты авылларга алдан төзелгән график буенча дүшәмбедән җомгага кадәр бара. Пациентларны кабул итү иртәнге 8дән көндезге өчкә кадәр дәвам итә. Көненә 20-30 кеше кабул итәргә өлгерәбез. «Нинди хезмәтләр күрсәтелә?» дигән сорауга җавап биреп, шуны әйтә алам: бу – пациентларны карау, диспансеризация һәм вакцинация, кирәк булганда ЭКГ үткәрәбез, анализга биоматериал алабыз, кичектергесез ярдәм күрсәтәбез, – ди ул.
Күчмә ФАП фельдшерлары кабул итү тәмамланганнан соң анализлар өчен алынган биоматериалларны лабораториягә тапшыралар. Аннары участок терапевтлары нәтиҗә ясый: анализлар начар булса, пациентларның сәламәтлеген ныклап тикшерү өчен кабул итүгә чакыралар. Аягында йөри алмаган авырулар янына табиблар үзләре бара.