Диагноз расланганнан соң, хирург-табиблар Азат Әхмәдиев, Альберт Мөхәммәдиев һәм анестезиолог-реаниматолог Рөстәм Чанышев пациентка уңышлы операция ясадылар. Үсмернең хәле яхшы, терелеп килә. Ә хастаханә җитәкчелеге мондый операцияләр ясауны киләчәктә дә дәвам итәргә планлаштыра.
Июнь аенда Чишмә үзәк район дәваханәсе карамагындагы тәүлек буе эшләүче стационарның хирургия бүлегенә операцияләр ясаучы табиб-хирург Азат Әхмәдиев эшкә килүен билгеләп үтик. Ул актив тормыш рәвеше алып баручы белгеч. Хезмәттәшләре белән бергә махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән, яралыларга хирургик ярдәм күрсәткән, һәм бүгенге көнгә кадәр сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә.
Любовь Әсфәндиярова, Чишмә үзәк район дәваханәсе хезмәткәре.