Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 июнь , 15:00

«Сәламәтлек клубы» төркеме оештырылды

Өлкән яшьтәге 20ләп якташыбыз үзләре өчен вакыт табып, сәламәтлекләрен ныгыту өчен «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексындагы «Сәламәтлек клубы» төркеменә язылганнар. Алар Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә бирегә ай буена атнага ике тапкыр йөреп, исәнлекләрен ныгытачак, бассейнда  йөзәчәк. Бу быел оештырылган соңгы төркем. Дәвамы сайтта

«Сәламәтлек клубы» төркеме оештырылды
«Сәламәтлек клубы» төркеме оештырылды

Теләк кенә булсын, вакыт табарга була. Йорт мәшәкатьләре беркайчан да, аеруча җәй көннәрендә бетми. Сәламәтлек төркеме оештырылуы турында сыйныфташымнан ишетеп белдем. Ул бик ошаткан, мине дә чакырды. Безнең яшьтәгеләр өчен мондый проект – сәламәтлекне ныгыту өчен бер дигән ысул! Төркемдәшләр белән бергә шөгыльләнү күңеллерәк. Элек бассейнга берүзем генә йөри идем, ә «Сәламәтлек клубы» төркеменә язылгач, танышларымны очраттым, тәэссоратлар да башкача... Биредә шөгыльләнгәч күңел күтәрелеп китә. Бер-беребез белән аралашабыз, безнең яшьтә бу да бик мөһим. Шуның кебек проектларның киләчәктә дә оештырылуы кирәк дип уйлыйм, дип үз фикере белән уртаклашты Роза Галимәрзәнова.

Алыштыргысыз тренер Закир Байбурин төркемгә яңа килеп кушылучыларга тәүге минутлардан ук зур игътибар бирә һәм алар турында хәстәрлек күрә. Тәү тапкыр бергәләп фотога төшкәндә барысын да тезеп бастырды, кемнеңдер чәчен, күлмәк якасын рәтләп куйды, һәм илһамланып эшкә кереште.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: