Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 июнь , 10:00

Онколог та, травматолог та

Башкортстан районнарында «Земство докторы» һәм «Земство фельдшеры» программалары гамәлгә ашырыла. Узган елда Чишмә районында үзәк район дәваханәсенеңдүрт белгече әлеге программалар буенча компенсацион түләү алды. Шуларның берсе, Чишмә моселогында туып-үскән Диана Бдаир, район дәваханәсендә табиб-стоматолог булып эшли. Ул медицина хезмәткәрләре династиясеннән, узган елның августыннан башлап стоматология бүлегендә авыруларны кабул итә. «Земство докторы» программасы буенча эшкә кайтуына шат, әлеге вакытта бар көчен салып яраткан эше белән шөгыльләнә. Мурат Мөслимов тумышы белән Ярми авылыннан, моңа кадәр Уфа дәваханәләренең берсендә эшләгән, аннары «Земство докторы» программасы ярдәмендә туган районына кайткан. Алкин фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Вәсимә Багданова да «Земство фельдшеры» программасы буенча ярты миллион сум акча алган. Максатлы юллама буенча укыган ординатор Адилә Шаякбәрова тумышы белән Федоровка районыннан. Без-нең район дәваханәсендә эшләвенә бер ел булган. Аның гаиләсе «Земство докторы» программасы буенча торак шартларын яхшырта алган. Адилә Шаякбәрова билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә район буенча 1300 кеше онкологларда исәптә тора. Ул көненә егермеләп авыруны кабул итә. Адилә Мохтар кызы чирлеләрнең дәваханәгә бик соң мөрәҗәгать итүен билгеләп үтте.

Онколог та, травматолог та
Онколог та, травматолог та

Бөтен бәла шунда, кешеләр ел саен үтелергә тиешле диспансерлаштыруга артык әһәмият бирмиләр, моны вакытны әрәм итү дип саныйлар, тикшерү үтсәләр дә, нәтиҗәләре белән кызыксынмыйлар. Һәркайсыбыз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Авыру башлангыч стадиядә ачыкланса, хроник чир яки яман шеш булсынмы ул, профилактика белән шөгыльләнергә, чирнең азуын көтмичә дәвалана башларга кирәк, ди ул.

Баш табиб Урал Шәрипов сөйләвенчә, үзәк район дәваханәсе идарәлеге халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча даими эш алып бара. Башкортстан Башлыгы һәм республиканың сәла-мәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин булышлыгында федераль һәм төбәк программалары буенча заманча медицина җиһазлары сатып алына, колледжлар һәм университетлар белән турыдан-туры эш алып барыла, аларны тәмамлаучылар белән очрашулар оештырыла, шул исәптән «Земство докторы» һәм «Земство фельдшеры» программалары буенча белгечләр җәлеп ителә.

Быел Чишмә үзәк район дәваханәсе максатлы юллама буенча белем алган травматолог Ильвир Измәгыйловка һәм табиб-педиатр Руслан Мусинга компенсацион түләү юллау өчен республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына документлар җибәргән. Алар тиешле еллар эшләгәннән соң, «Земство докторы» программасында катнашачак.

Тагын бер табиб – балалар хирургы Роберт Зәйнуллин безнең районга Уфа шәһәреннән күчеп килгән.

2024 елда үзәк район дәва-ханәсе шулай ук табиб-хирург Равил Шәяхмәтовны һәм табиб-онколог Рәсүлҗан Нарматовны да әлеге программада катнаштыру өчен гариза җибәрәчәк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: