Чишмэ
+6 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 апрель , 10:12

Тормышка таба 10 мең адым

Якшәмбе иртәсендә «Тормышка таба 10 мең адым» Бөтенрәсәй акциясе уңаеннан саф һавада йөрү өчен төрле яшьтәге чишмәлеләр Җиңү паркына чыкты. Акцияне үзәк район дәваханәсе һәм урындагы хакимият вәкилләре оештырды.

Тормышка таба 10 мең адым
Тормышка таба 10 мең адым

Якшәмбе иртәсендә «Тормышка таба 10 мең адым» Бөтенрәсәй акциясе уңаеннан саф һавада йөрү өчен төрле яшьтәге чишмәлеләр Җиңү паркына чыкты.

Акцияне үзәк район дәваханәсе һәм урындагы хакимият вәкилләре оештырды. Җыелучылар күңелле көй-моң астында тәннәрен яздырып алганнан соң билгеләнгән маршрут буенча юлга чыктылар.

Чишмә үзәк район дәваханәсенең балалар стоматологиясе бүлегендә эшләүче Гөлфия Сәйфуллина акциядә улы һәм кызы белән катнашты. Бу салкын иртәдә балалары да әниләре белән бер компаниядә килергә булганнар. Саф һавада йөрү тормышымның аерылгысыз өлеше, ди ул.

Акциядә катнашучылар бу көнне парк территориясендә күчмә фельдшер-акушерлык пунктында кан басымын үлчи алдылар. Чишмә гимназиясенең тарих укытучысы Татьяна Онуфрийчук та бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Аның улы Егор, әнисенең кан басымын үлчәгән арада, кызыксынып ФАП салонын күзәтте.

Мин бит әле генә улым белән куышлы уйнадым! – диде ул, табиб кан басымыгыз 120:80 (гомум кабул ителгән норма) дигәч, һәм көлеп җибәрде.

Әмма барысыныкы да алай булмады, фельдшер Айгөл Хәлиуллина аңлатуынча, физик йөкләнештән соң кан басымының бераз артуы норма санала.

Якшәмбе иртәсенең салкын һәм болытлы булуына карамастан, акциягә балалары белән Чишмә үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре, поселок мәктәпләре укытучылары, ата-аналары белән укучылар һәм таяклар тотып скандинавия йөрешенә чыккан апалар да кушылдылар. Аларның берсе, Диләрә Карачурина, ун елдан артык скандинавия йөреше белән мавыга һәм мәктәптә укыткан коллегалары өчен үрнәк булып тора.

Тиешле күләмдә адымнар ясалганнан соң барысы бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау уңышлы үтте, дип әйтергә була!

Тормышка таба 10 мең адым
Тормышка таба 10 мең адым
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: