Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 апрель , 09:00

«Кояшлы» балалар өчен ял

Башкортстан Республикасының иң зур сәламәтләндерү лагере – туберкулезга каршы «Толпар» балалар шифаханәсендә гап-гади балалар ял итә. Ләкин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары да үз сабыйларының безнең шифаханәгә баруын телиләр.

«Кояшлы» балалар өчен ял
«Кояшлы» балалар өчен ял

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сау-сәламәт яшьтәшләре арасында ял иттерүгә юнәлдерелгән идеяне озак вакыт тормышка ашырдык. Ниһаять, максатыбыз гамәлгә ашты, язгы каникулларда, Бөтендөнья даун синдромы белән авыручылар көнендә «Алкин» бүлекчәсенә даун синдромлы балалар килделәр. Безнең «кояшлы» кунакларыбыз тоз шахтасы, кислород коктейле, минераль су, массаж, биоптрон кебек сәламәтләндерү процедуралары үттеләр.

Балалар өчен шулай ук махсус тимбилдинг оештырылды, ул аларга берләшергә, команда белән эшләргә өйрәтте. Балалар осталык дәресләрендә, спорт эстафетасында катнаштылар, бердәмлекне ныгытучы төрле уеннар уйнадылар, «чыдамлык марафоны» үттеләр, һәм, әлбәттә, кичке чараларда чыгыш ясадылар.

«Алкин» шифаханәсендә бу эш, һичшиксез, дәвам итәчәк. Ул бик мөһим! Чөнки мөмкинлеге чикләнгән баланың да ял итәргә хокукы бар, бу аның сәламәтлеген ныгытырга, башка балалар белән беррәттән иҗат белән шөгыльләнергә, истә калырлык тәэссоратлар алырга мөмкинлек бирә. Икенче яктан, без балаларда башкаларга карата хөрмәт тәрбияләп, җәмгыятьне сәламәтләндерәбез, игелекле булырга, кешеләрне, аларның сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, ихтирам итәргә өйрәтәбез.

Артур Галиуллин, «Толпар» шифаханәсенең баш табибы.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: