Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 март , 09:28

Планлы диспансерлаштыру дәвам итә

Районда күчмә фельдшер-акушерлык пункты графикка ярашлы, районның төрле торак пунктларына бара, ә 18 мартта Ярми авыл Советының Ярми, Каветка һәм Зубово авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшергән.

Планлы диспансерлаштыру дәвам итә
Планлы диспансерлаштыру дәвам итә

Районда күчмә фельдшер-акушерлык пункты үз эшен дәвам итә.

Графикка ярашлы, ул районның төрле торак пунктларына бара, ә 18 мартта Ярми авыл Советының Ярми, Каветка һәм Зубово авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшергән. Ярми авылы фельдшеры Айгөл Байбулатова сүзләренә караганда, күчмә ФАПның авылларга баруы алдан планлаштырылганга күрә, диспансерлаштыру барышында тикшерү өчен пациентлар исемлеге дә алдан төзелә. Беренче чиратта ике ел һәм аннан күбрәк вакыт медицина тикшерүе үтмәгән кешеләр чакырыла.

Үзәк район дәваханәсе фельдшеры Айгөл Хәлиуллина белән пациентларның сәламәтлеген тикшердек, кан басымын, буйларын, гәүдә авырлыкларын үлчәдек, ЭКГ төшердек, лаборатор тикшерүләр өчен кан алдык, флюорографиягә юллама бирдек. Пациентларны кабул иткәннән соң, үзаллы йөри алмаучы, ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып сәламәтлекләрен тикшердек, дип ачыклык кертте Айгөл Байбулатова.

Фельдшер әйтүенчә, диспансерлаштыруның беренче этабын анализ нәтиҗәләре буенча ФАП фельдшеры үткәрә. Зарурлык булган очракта пациент өстәмә тикшерү өчен үзәк район дәваханәсе табибларына консультациягә җибәрелә. Фельдшер участок терапевты белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итә.

Мин хезмәтләндергән зонага өч торак пункт: Ярми, Каветка һәм Зубово авыллары керә, аларда 10562 кеше яши, шуларның 729ы өлкәннәр, 323е балигъ булмаган яшьтәге балалар, дип хәбәр итте Ярми авылы фельдшеры.

Планлы диспансерлаштыру дәвам итә
Планлы диспансерлаштыру дәвам итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: