Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 март , 09:41

Туберкулёз контрольдә тотыла

Безнең көннәрдә туберкулез авыруы даими контрольдә тотыла.

Туберкулёз контрольдә тотыла
Туберкулёз контрольдә тотыла

Безнең көннәрдә туберкулез авыруы даими контрольдә тотыла.

Яңа ачыкланган һәр пациент турында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә хәбәр ителә һәм эпидемиологик номер бирелә.

Пациентны туберкулез белән авыручыларның федераль регистрында теркибез.

Авырулар республиканың туберкулезга каршы диспансерына урнаштырыла һәм аның белән яшәүчеләрнең барысы да тикшерелә. Моннан тыш, әгәр пациент шәхси йортта яшәсә, аның белән бер урамда торучы барлык кешеләр, шул исәптән балалар исәпкә алына. Пациент күп фатирлы йортта яши икән бөтен йорт, авылда гомер кичерсә, бөтен авыл халкының сәламәтлек торышы исәпкә алына.

Пациентлар белән, кулларны юудан һәм җәмәгать урыннарында битлек киюдән башлап, иң мөһиме үз сәламәтлегеңне саклау һәм хроник авырулар кискенләшүенә юл куймауга кадәр, санитар-гигиена кагыйдәләре турында әңгәмә алып барыла.

Туберкулез шикәр чире, хроник бронхит, бөер, яман шеш, ашказаны-эчәк авыруыннан интегүчеләр өчен бигрәк тә хәвефле. Алар елына бер тапкыр, ә наркологта, психиатрда исәптә торучылар һәм ВИЧ-инфекцияле пациентлар елына ике тапкыр дәваханәгә килеп тикшеренү үтәргә тиеш.

Туберкулез авыруы башлангыч этапта бик беленми,

билгеләрсез уза. Аны флюорография узганда гына ачыкларга мөмкин. Ә инде йөткерү, ябыгу, хәлсезлек, канлы какрык белән ютәлләү билгеләре барлыкка килсә, бу инде туберкулез чиренең азуы турында «сөйли».

Чишмә районы буенча статистика тотрыклы, әмма киеренке булып кала. 2023 елда әлеге авыруы булган 13 пациент ачыкланды, 10-сы ир-ат

һәм 3-се хатын-кыз. Шуларның 12сенә МБТ+, ягъни туберкулез таякчыкларын бүлеп чыгару турында диагноз куелды. Ике пациент вафат булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда 1935 елгы пациентта туберкулез авыруы ачыкланды. Бу очрак өлкән яшьтәге кешеләргә флюорография үтәргә кирәклеген күрсәтә. Барлык өлкәннәргә дә елына бер тапкыр флюорографиягә барырга кирәк. Ә балаларга туберкулез чирен ачыклау өчен бер яшьтән җиде яшькә кадәр Манту, 8 яшьтән 17 яшькә кадәр Диаскинтест ясала.

Шәхси гигиена кагыйдәләрен, көн һәм ял режимын үтәгез, файдалы ризыклар белән тукланыгыз, витаминнар кабул итегез. Үзегезне саклагыз!

Наталья Морева, Чишмә үзәк район дәваханәсенең участок табиб-фтизиатры

Фото: 39.6.SPE.TB.BreeaKobernick_769_676_90.jpg (769×676) (thelinknewspaper.ca)

Туберкулёз контрольдә тотыла
Туберкулёз контрольдә тотыла
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: