Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 март , 10:00

Тәүге «Беләзек амулет»ны Келәш авылы пенсионеры алды

Келәш авылыннан Зөһрә Кәлимуллина Чишмә районында тәүгеләрнең берсе булып «Беләзек амулет» алды. Өлкән яшьтәге кеше адаша калса, кулында телефоны булган һәркем беләзек ярдәмендә аның адресын белеп, өенә кадәр озатып куя яки туганнары белән элемтәгә керә ала. 85 яшьлек әбинең кызы сөйләве буенча, аның урамда адашып, кайда яшәвен хәтерләми йөргән чаклары булган. Дәвамын сайтта укыгыз

Тәүге «Беләзек амулет»ны Келәш авылы пенсионеры алды
Тәүге «Беләзек амулет»ны Келәш авылы пенсионеры алды

Ул өйдә торганда, аның хәлләрен якыннары видеокамера аша карап беләләр, ә урамга чыгып китсә, кайталмый йөрүе дә ихтимал. Бервакыт ул өеннән 100 метр ераклыкта гына адашкан, ярый әле очраклы рәвештә генә шул тирәдән үтеп барган авыл биләмәсе башлыгы Алмаз Моратов ярдәмгә килгән. Бу хәлдән соң, аның тәкъдиме белән, Зөһрә әбигә «Беләзек амулет» алу өчен гариза биргәннәр.

Ул NFC технологиясе буенча эшләнгән, ачык төстәге силикон беләзек, аңарда хуҗасы, аның исем-фамилиясе, якын туганнарының телефоннары, шулай ук сәламәтлек үзенчәлекләре турында мәгълүмат саклана. Ачык төсле беләзек әллә кайдан күренеп тора. Ул шулай ук зарядка таләп итми торган дымга каршы модуль белән җиһазландырылган.

Әгәр кеше адашса, NFC-модульле теләсә кайсы телефон ярдәмендә беләзектәге QR-кодны карап, югалган кеше турында кирәкле мәгълүмат алырга һәм аның туганнары белән элемтәгә керергә мөмкин.

БР Дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инспекторы Илһомжон Ачилов махсус кушымта аша Зөһрә Фәсхетдин кызы турындагы барлык мәгълүматны урнаштырды. Беләзекнең ничек эшләвен һәм аны сканер аша караганда Зөһрә Кәлимуллина турында нинди мәгълүматлар күренәчәген аңлатты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республика Сәламәтлек саклау министрлыгына мондый беләзекләрне алучыларның категорияләрен һәм исемлеген алдан билгеләргә, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты катнашлыгында ведомствоара хезмәттәшлек оештырырга кушты.

Әлеге проект «Югалган кешеләрне эзләү үзәге» җәмгыяте тарафыннан тәкъдим ителгән, аны гамәлгә ашыруда

стратегик инициативалар федераль агентлыгы һәм сәүдә челтәре белән берлектә республиканың «Лиза Алерт» ирекле эзләү-коткару отряды ярдәм күрсәтә.

Проект хәтере начарайган яки кинәт инсульт бәрү куркынычы булган өлкән яшьтәге кешеләргә, шулай ук үзләренең һәм әти-әниләренең кем булуын, адресларын әйтә алмаган балаларга ярдәм итү максатында эшләнгән.

Республика проекты буенча быел бушлай 4 000 беләзек тарату планлаштырыла. Аны алу өчен тәүлек әйләнәсе «кайнар линия» номеры 8-800-700-29-45 буенча шалтыратырга мөмкин.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: