Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 март , 10:00

Йөрәк кушуы буенча сайланган һөнәр

Бу мәкаләбез гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган сөйкемле хатын-кыз, авыл фельдшеры Зилә Сафина турында. Зилә Зинур кызы тумышы белән Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылыннан.

Йөрәк кушуы буенча сайланган һөнәр
Йөрәк кушуы буенча сайланган һөнәр

Авыл мәктәбен тәмамлагач медицина колледжында акушер һөнәре ала, соңрак фельдшер белгечлеге буенча һөнәри әзерлек үтә. Аннары юллама буенча Әлшәй районының Сарай авылына эшкә урнаша. Шулай итеп,19 яшьлек кызның хезмәт юлы моңарчы ишетеп кенә белгән чит авылда башлана. Бу якларда ул ун ел эшли. Булачак тормыш иптәше белән таныша. Күптән түгел хәрби хезмәттән кайткан Айдар Сафин Зиләнең ныклы тылы һәм ышанычлы таянычы була. Туйдан соң озак та үтми уллары, берничә елдан соң кызлары туа.

2000 елда Сафиннар гаиләсе Чишмә районына килеп урнаша. Зилә Зинур кызы шул вакыттан бирле, менә инде 24 ел Түбән Хаҗәт авылының алыштыргысыз фельдшеры булып хезмәт куя, ире күп еллар тимер юлда эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты колхоз заманнарында ук төзелгән, стена артыннан ук шәхси йортлар башланган бинада урнашкан. Уңайлы һәм җылы ФАПта барлык медицина таләпләре үтәлә.

Тыныч холыклы, һәр сүзен уйлап сөйләүче, шул ук вакытта ягымлы һәм сөйкемле фельдшер үзе турында бары тик уңай тәэссоратлар гына калдыра.

Зилә Сафина авылда яшәүче 220 кеше өчен җаваплы, алар арасында биредә даими нигездә яшәмәгән студентлар һәм бакчачылар да бар.

Аның эш көне пациентларны кабул итүдән башлана, аннары ул авыруларның йортына барып хәлен белә, тиешле ярдәм күрсәтә. Ул эш сәгатьләрендә генә түгел, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, чөнки чир сорап килми.

«Халык арасында йөрәк авыртуга зарланучылар күп, соңгы елларда яман шеш чире дә яшәрде», дип күзәтүләре белән уртаклаша Зилә Зинур кызы.

Сафиннар бүгенге көнгә кадәр мал-туар асрап яшиләр. Балалары инде үсеп җитеп һөнәр алганнар, матди ярдәм өчен шәхси хуҗалык тотмасаң да була. Хәзер инде алар бу эш белән электән килгән гадәт буенча, балаларын һәм оныкларын файдалы ризык белән сыйлау өчен шөгыльләнә.

Шуны билгеләп үтәсем килә, язмам героеның кызы Роскомнадзорның шәхси мәгълүматлар субъектлары хокукларын яклау бүлеге белгеч-эксперты булып эшләсә дә, улы, әнисе кебек, медицина юлыннан киткән. Әлеге вакытта ул Уфада кан тамырлары хирургы булып эшли, килене дә һөнәре буенча терапевт. Кем белә, бәлки, аларның балалары да киләчәктә бу данлы династияне дәвам итәр...

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: