Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 февраль , 10:00

Җиде авылга яңа фельдшер-акушерлык пункты

Санжаровка авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Ул «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасын тормышка ашыру барышында төзелде. Иске фельдшер-акушерлык пункты 2022 елның 10 гыйнварында янды. Шул вакыттан бирле җиде авылны һәм 640 кешене хезмәтләндерүче фельдшер Лидия Кандарова профилактик чаралар үткәрү һәм ярдәм күрсәтү өчен авыруларның өйләренә барып йөргән.

Җиде авылга яңа фельдшер-акушерлык пункты
Җиде авылга яңа фельдшер-акушерлык пункты

Үзәк район дәваханәсенең өлкән фельдшеры Алина Шириазданова сүзләренә караганда, 2023 елның көзендә ФАПның яңа бинасын урнаштыру өчен участок әзерләү буенча эш башланган, тимер субайдан нигез салынган, ут кертелгән, ә 9 декабрьдә модульле конструкция урнаштырыла башлаган, аннары беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк-яраклар һәм медикаментларның тулы комплекты кайтарылган.

Ярдәм күрсәткәннәре өчен район хакимиятенә һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтлебез. Бу безнең авыл биләмәсендәге дүртенче фельдшер-акушерлык пункты, аларда 15 авыл халкына хезмәт күрсәтелә, – диде Алкин авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Диләрә Бикташева.

Яңа ФАПны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Уфа шәһәрендәге клиник дәваханәсенең баш табибы, Үзәк медицина округы буенча штаттан тыш баш белгеч Радик Надыйргулов һәм Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Урал Шәрипов катнашты.

Кешеләр монда авырып түгел, ә консультация алу һәм планлы тикшеренү үтү өчен килсеннәр иде, дип телим. Эш моның белән генә тәмамланмаячак, чөнки проект кыш көне гамәлгә ашырыла башлады, яз җитү белән тирә-якны төзекләндерүгә тотыначакбыз. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим, – диде Ришат Мансуров.

Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктында диспансеризация һәм медицина тикшерүләре үткәрү, шулай ук план буенча һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. ФАПка вакциналар һәм башка препаратларны саклау өчен суыткыч җайланма, дефибриллятор, шулай ук гинекологик кәнәфи кайтарылган. Пациентлар өчен чишенү-киенү бүлмәсе, процедуралар өчен аерым кабинетлар җиһазландырылган, – диде Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Урал Шәрипов.

Тантанага килүчеләр яңа төзелгән бинаны карап чыкканнан соң канәгать калдылар, фельдшерга озак еллар дәвамында тыныч кына эшләвен теләделәр.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: