Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 февраль , 12:18

Бүген – Халыкара теш табибы көне.

Бу өлкәдәге белгечләр турындагы мәкаләмне язу өчен Алкин-2 авылына, стоматолог Руслан Мөхәммәтов 25 ел эшләгән табиблык амбулаториясенә юл тоттым. Ул бирегә 1998 елның 12 октябрендә яшь белгеч булып эшкә килә, һәм бердәнбер стоматолог булып бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Озак еллар дәвамында терапия, хирургия һәм балалар стоматологиясе буенча тәҗрибә туплый.

Бүген – Халыкара теш табибы көне.
Бүген – Халыкара теш табибы көне.

Амбулаториягә эшкә урнашкан елларда мин дәвалаган кешеләр хәзер инде үз балаларын һәм оныкларын алып киләләр, – ди Руслан Марат улы.

Яшь чагында һөнәр сайлаганда ул медицина университетына керүне үз алдына максат итеп куя. Туганнары арасында табиблар булуы да аны бу эшкә илһамландыра. Ул вакытта Руслан Мөхәммәтов өчен кайсы өлкәдә табиб булачагы мөһим булмый. Язмыш кушуы буенча стоматология белгечлеген сайлый. Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кергәнче, реанимация бүлегендә санитар булып эшләп ала, медицинаның «эчендә кайный» һәм бу эштән курыкмый. Тик ул шул вакыттан бирле юрган тышларын яратмый, чөнки аларны бүлекчә тәртибе буенча бик еш алыштырырга туры килә.

Руслан Марат улы тумышы белән Туймазыдан, Алкин-2 авылына катлаулы 90-нчы елларда килеп урнаша. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ул аларны яратып, хәзер инде буй җиткән кызлар булсалар да, принцессалар дип атый.

Сүз уңаеннан, мәкалә героеның тормыш иптәше Гөлнара Наил кызы да һөнәре буенча теш табибы. Ул туберкулезга каршы «Толпар» балалар шифаханәсендә эшли. Әмма, шулай булуга карамастан, өйдә алар эш турында сөйләшмәскә тырышалар.

Амбулаториядә 25 ел эшләү дәверендә Руслан Марат улына күп тапкыр кызыктыргыч тәкъдимнәр килә, ләкин ул эш урынына тугры кала. Кешеләр, пациентлар өчен җаваплылык тою сәбәпле китмәдем, ди ул.

Әлеге вакытта ул мәктәпләрдә оештырылган «Сәламәт елмаю» проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Руслан Марат улының стоматология кабинетында үзенчәлекле халәт. Чыңлап торган тынлыкны бозып бор машина тавышы гына ишетелми. Киресенчә, килеп керүгә бүлмәдә радио эшләп тора, ул үзе дә сөйләшергә һәм киеренкелекне бетерү өчен хәтта җырлап җибәрергә ярата. Аның холкында салмаклык, итагатьлек һәм таләпчәнлек чагыла.

Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ул аларга сабырлык һәм бәрәкәтле тормыш теләде. «Һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсезме?» дигән сорауга каршы: «Белүегезчә, хатыным да стоматолог бит, кичен бергәләп чәй эчәргә утырсак, димәк, коллегам белән бәйрәмне билгеләп үттек, дип исәплә», – дип шаяртып җавап бирде.

 

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: