Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар , 11:16

Заманча УЗИ аппараты кайтарылды

Медицина учреждениесен заманча җиһазлар белән тәэмин итү Чишмә үзәк район дәваханәсе җитәкчелегенең һәм Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мөһим бурычларының берсе булып тора. 2023 елның декабрь башында, «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында Чишмә үзәк район дәваханәсенә ультратавыш ярдәмендә тикшерү үткәрү өчен «УЗИ-ЭЛЕКТРОН» диагностика системасы кайтарылды. Дәвамын сайтта укыгыз

Заманча УЗИ аппараты кайтарылды
Заманча УЗИ аппараты кайтарылды

Рәсәйдә җитештерелгән бу заманча аппарат чит ил җиһазларына лаеклы алмаш.

УЗИ ярдәмендә диагноз кую ысулы бик киң таралган, чөнки ул зарарсыз, каршы күрсәтмәләре юк һәм ул теләсә кайсы яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген тикшергәндә кулланыла ала. Ультратавыш диагностикасы дөньяда 30 елдан артык кулланышта.

Аппаратның төп өстенлекләре диагностик сурәтнең югары сыйфаты, куллануда җиңеллек, гадилек һәм уңайлылык, күп функциялелек, аппаратның уйланылган, гади һәм ышанычлы конструкция булуында. Заманча УЗИ-аппаратының кулланылышы киң: аның ярдәмендә акушерлык, гинекология, абдоминаль, маммологик, урологик һәм кардиологик тикшерүләр үткәрергә мөмкин.

Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендә онкологик авыруларны башлангыч стадиядә ачыклауга игътибар бирелә. Бу очракта дәвалау нәтиҗә бирә.

Чишмә үзәк район дәваханәсе хатын-кызларның репродуктив органнарын тикшерү һәм чирләрне ачыклау өчен 2023 елның декабрендә кирәк-яраклары белән оптик «ALScope» кольпоскобын алды. Бу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә мөмкин булды. Кольпоскоп хатын-кызлар консультациясендә урнаштырылган.

Ул стереоскопик микроскоп белән җиһазландырылган, бу сурәтне зурайтырга һәм пациентны җентекләбрәк тикшерергә мөмкинлек бирә.

Комплектациягә шулай ук махсус дүрт тәгәрмәчле җайланма керә, аның ярдәмендә аппаратны җиңел генә башка кабинетка күчерергә мөмкин.

Заманча җиһазлар төгәл диагноз куярга, пациентларыбызның авыруларын ачыкларга һәм вакытында дәваларга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: