Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 декабрь 2023, 11:04

Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы белән әңгәмә

Үзәк район дәваханәсенә нинди табиблар таләп ителә? Коронавирус белән авыручылар бармы? Бума ютәл (коклюш) җәһәтеннән борчылырга кирәкме? Район халкын кызыксындырган әлеге һәм башка сорауларга баш табиб Урал Фердәүс улы Шәрипов җавап бирде. Дәвамы сайтта

Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы белән әңгәмә
Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы белән әңгәмә

Райондагы көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – тар профильле табиблар җитмәү. Әлеге вакытта бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

Бүгенге көндә үзәк район дәваханәсенә түбәндәге белгечләр: эпидемиолог, рентгенолог, кичектергесез ярдәм күрсәтү кабинетында эшләү өчен педиатр һәм участок терапевты кирәк. Әлеге вакытта эпидемиолог белән сөйләшүләр алып барыла, ул безнең тәкъдимне кабул итәр һәм тиздән район дәваханәсендә эшли башлар дип уйлыйбыз.

Ә балалар поликлиникасында кайчан лор-табиб булыр икән?

Әлеге мәсьәлә өстендә дә эш алып барыла. Ике белгеч әлегә анык җавап бирмәде, аларның берсе яңа елда бездә эшли башлар дип өметләнәбез. Буш эш урыннары турындагы мәсьәләне даими рәвештә контрольдә тотабыз, шул исәптән коммерция шартларында белдерүләр бирәбез. Проблема булуы белән килешәм, ләкин ул хәл итәрлек һәм моның өчен барлык мөмкинлекләрне кулланабыз.

Максатлы юнәлеш буенча белем алучы студентлар белән нинди эш алып барыла?

Кадрлар белән тәэмин итү төп бурычларның берсе. Күптән түгел район дәваханәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Гөлнара Курамшина эш сәфәре барышында Туймазы медицина колледжына барып, булачак яшь белгечләр: фельдшерлар, акушерлар һәм шәфкать туташлары белән аралашты. Яшь белгечләргә дәүләт ярдәменең барлык чаралары турында сөйләде. Әйткәндәй, 2025 елда яшь белгеч неврологның безгә эшкә килүен көтәбез. Төгәлрәк әйткәндә, табиб-педиатр Чишмә үзәк район дәваханәсеннән максатлы юнәлеш алып «Неврология» белгечлеге буенча клиник ординатура үтә.

Сез район торак пунктларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү барышы белән таныштыр инде, мөгаен?

Әйе, Санжаровкага барып кайтырга өлгердем дә инде, тиздән анда модульле фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. Хәбәр итүләренчә, объект 2022 елның гыйнварында янган медпункт урынында салыначак. Аның нигезе бар, ут кертелгән. Тиздән конструкция корыла башлаячак. Әлеге вакытта районда 15 фельдшер-акушерлык пункты уңышлы эшләп килә.

Соңгы вакытта, күрүебезчә, балалар һәм өлкәннәр арасында күпләр бума ютәлгә, тамак авыртуына һәм температура күтәрелүгә зарлана. Ләкин әлегә беркемгә дә грипп диагнозы куелмаган.

Бу күбесенчә салкын тиюгә бәйле, организм әлегә һава температурасының үзгәреше-нә күнекмәгән. Дымлы һава кискен респиратор вируслы инфекцияләр таралуга китерә. Салкыннар башлануга йогышлы авырулар таралу кимеячәк. Чирне кисәтү өчен көн саен саф һавада йөрергә, А, Е төркемендәге витаминнар, шулай ук омега препаратлары кабул итәргә киңәш итәбез, рационда җиләк-җимеш һәм балык булырга тиеш. Спорт һәм бию белән шөгыльләнү дә стрессны киметергә ярдәм итәчәк.

Гәзит укучыларыбызны бума ютәл белән бәйле сорау борчый. Чыннан да, борчылу өчен сәбәп бармы?

Мәгълүматлар буенча, Чишмә районында ел башыннан әлеге чир белән авыручылар саны арта. Коклюш ул бактерияләр китереп чыгарган йогышлы авыру. Әлеге чирне ачыклау өчен пациенттан алынган анализлар Уфага лабораториягә җибәрелә. Ләкин табиблар тәү тапкыр караганда ук тышкы билгеләр буенча алдан диагноз куя ала.

Гәзит укучыларыбыз-ның берсе баласына 1,5 айдан соң гына коклюш диагнозы куелуы турында сөйләде.

Кечкенә пациентның әти-әнисенә әлеге мәсьәләне җентекләбрәк тикшерү өчен 2-11-45 телефоны буенча элемтәгә керүен сорыйм.

Коронавирус белән авыручылар мөрәҗәгать итәме? Борчылырга урын бармы?

Бу яклап тыныч, чир-ләүчеләр аз. 2023 ел башыннан районда ковид-19 белән авыруның 121 очрагы теркәлгән. Чирләп үлүчеләр юк. Әлеге вакытта ковидның катнаш төре күзәтелә. Бер яктан караганда, авыру җиңелрәк уза дип әйтергә мөмкин, ләкин башка төрле чирләре булган кешеләргә саграк булырга һәм барлык хәвефсезлек чараларын үтәргә кирәк. Бүгенге көндә безнең дәваханәдә ковидның яңа штаммына

каршы вакцина юк. Аны Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча гына алабыз.

Ныклап авырып кит-кәндә стационарга ятып тикшерү үтәргә мөмкинме?

Дәваханәгә салу зарурлыгын дәвалаучы табиб билгели. Моның өчен диагнозны ачыкларга кирәк, шуңа күрә барлык тикшерүләр амбулатор рәвештә поликлиникада үткәрелә.

Чишмәдә магнит-резонанс томография (МРТ) булырмы?

Әлегә магнит-резонанс томография үткәрү өчен җиһазлар сатып алу планлаштырылмый. МРТ тикшерүе кирәк булганда, участок терапевты пациентны планлы рәвештә чират буенча Уфага клиник дәваханәгә җибәрә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның октябрендә компьютер томографиясе сис-темасын файдалануга тапшыру безнең дәваханә өчен зур ярдәм булды. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгын үтәү барышында алынган. Компьютер томографиясе яман шеш авыруын иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. Электән пациентлар Уфадагы медицина учреждениеләренә томография үтәргә җибәрелгән. Күптән түгел поликлиникага яңа цифрлы флюорограф кайтарылды. Әлеге вакытта аны кую өчен бина ремонтлана. Юридик процедуралар үткәрелгәннән соң, гыйнвар ахырында флюорограф эшли башлаячак.

Ни өчен федераль ташлама алучыларга метформин, гликлазид дарулары, тест-полоскалар бирелми?

Тест-полоскалар глюкометр белән комплектта бар. Метформин ике атна булмады, 4 декабрьдә 150 тартма кайтарылды. Гликлазидка килгәндә, 2023 ел өчен ул алынып беткән. 2024 елда тагын булырга тиеш, дип көтәбез.

Авыруларны кабул итү бүлегендә балалар хирургына кагылышлы тагын бер сорау бар. Бер гәзит укучыбыз: «Бала белән берничә тапкыр бардык. Снимок ясаттык, әмма өлкәннәр бүлегеннән хирург берничек аңлатма бирә алмады. Җавабы: мин балалар хирургы түгел» дип яза. Сез нәрсә әйтерсез?

Килешәм, мондый проблема бар. Киләсе елда стационардагы хирургларны «Балалар хирургиясе» белгечлеге буенча квалификация күтәрергә җибәрү планлаштырыла.

Халыктан барлык ашыгыч шалтыратулар 112, 103 (кәрәзле телефоннардан) һәм 03 (стационар телефоннардан) номерлары буенча Катастрофалар медицина үзәге аша бушлай кабул ителә.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: