Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 декабрь 2023, 10:57

Аллергия – яман авыру

Йорт хайваннары безгә көтелмәгән сюрпризлар да «бүләк итә» ала. Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-дерматовенерологы Оксана Исламова аңлатуынча, иң куркынычы – аллергия. Хайваннарга түгел, ә аларның йонына, мамыгына, чөнки бу иң көчле аллергеннар булып тора.

Аллергия – яман авыру
Аллергия – яман авыру

Төрле йорт хайваннары песиләр, этләр, шулай ук попугайлар һәм балыклар да аллерген чыганагы булырга мөмкин. Аллергик дерматит аллергиянең иң киң таралган төре санала, бу вакытта кешенең бит тиресе, куллары һәм күз кабаклары кычыта, тән тиресе авырта башлый, анда вак кына куыклар барлыкка килә, ди доктор.

Урам песиләреннән шулай ук микроспория (кырчын тимрәү) дә йогарга мөмкин, ул шома тән тиресендә дә, чәч арасында да була. Балалар песи белән уйнарга ярата, ә 2-3 көннән соң тәннәрендә тимрәү (лишай) гөмбәчекләре барлыкка килергә ихтимал. Бу авыру күбесенчә яз һәм көз айларында тарала. Аквариум балыкларының азыгы да аллерген булып тора. Аллергик реакция булганда кеше төчкерә башлый, күзләре, тәне кычыта, яшь ага, тән тиресе кызара. Йорт попугайларының мамыгы да аллергия китереп чыгарырга ихтимал. Бу очракта бераз температура күтәрелергә, ютәлләтергә, күздән яшь агарга, тән кычытырга мөмкин. Шуңа күрә йортта асрау өчен җәнлек алганда бик сак булырга, гаилә әгъзаларының сәламәтлек торышын көн саен күзәтеп торырга, берәр төрле аллергик реакция булганда табибларга мөрәҗәгать итәргә һәм организмның нәрсәгә аллергия биргәнен ачыкларга кирәк. Аллергиядән коткара торган дәва юк. Бу чир белән интегүчеләргә моның белән гомер буе яшәргә туры килә. Кешегә нәрсәдән аллергия килеп чыгуын белергә һәм аның белән турыдан-туры элемтә булдырмаска тырышырга кирәк, дип киңәш бирә Оксана Александровна.

 

Фото чыганагы: Allergiya-na-koshek.jpg (1066×734) (center-grad.ru)

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: