Чишмэ
+6 °С
Облачно
Сәламәтлек
17 Ноября 2023, 05:37

Грипп түгел, ә салкын тию

Көз. Салкын. Урамда, транспортта, кибетләрдә йөткереп, төчкереп йөрүчеләр күп. Бу нәрсә? Гриппмы яки гади салкын тию генәме? Әлеге сорауга җавап табу өчен үзәк район дәваханәсенең табиб-инфекционисты Морат Мөслимовка мөрәҗәгать иттек.

Добавить в предпочтительные источники Google
Грипп түгел, ә салкын тиюГрипп түгел, ә салкын тию
Грипп түгел, ә салкын тию

 

– Әлегә районда грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Пациентлар күбесенчә кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм тонзиллит кебек сулыш авыруларыннан зарлана, – ди ул. – Әмма, шулай да, гади кагыйдәләрне үтәргә, халык күп булган урыннарда битлек кияргә, урамга чыгар алдыннан борын эченә оксолин мазе сөртергә, витаминнар кабул итәргә, өйдә бүлмәләрне, эштә кабинетларны җилләтергә кирәк, – дип киңәш бирде ул.

Табиб хәбәр итүенчә, район поликлиникасында гриппка каршы вакцина бар.

Бу көннәрдә Чишмә даруханәләре буйлап үт-тем. «Салкын тиде дип, дәвалану өчен дару алырга килүчеләр күпме?», дип кызыксындым.

– Температура, борын тыгылу, баш авыртуга зарланып киләләр. Вируска каршы дарулар сорыйлар. Табиб кушкан рецепт буенча дару алу өчен көненә 1-2 кеше мөрәҗәгать итә, – дип җавап бирделәр даруханәдә.

Ковидка каршы вакцина ясату-ясатмау турында уйлаучылар да бар.

– Ноябрь ахыры-декабрь башында коронавирус инфекциясенең яңа штаммы көтелә. Шуңа күрә аңардан яңа гына вакцина эшләнә, план буенча ул киләсе елның февраль-март айларында килергә тиеш. Моңа кадәр булган вакцина белән прививка ясатмасагыз да була, чөнки ул инде яңа штаммга тәэсир итми, – дип җавап бирде Морат Мөслимов.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас