Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 ноябрь 2023, 10:33

Диабет - хөкем карары түгел

14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне. Бу көнне Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-эндокринологы Оксана Исамова белән очрашып, аңа берничә сорау бирдек.

Диабет - хөкем карары түгел
Диабет - хөкем карары түгел

Оксана Рәшит кызы, шикәр чире нинди авыру ул?

Шикәр диабеты инсулин гормонының абсолют яки өлешчә җитешмәве һәм кан составында глюкозаның күтәрелүе аркасында башлана торган авыру. Бу чир белән авырганда сусау, авыз кибү, хәлсезлек кебек билгеләр күзәтелә.

Ул нидән барлыкка килә һәм бу авыруга кемнәр бирешүчән?

Шикәр чире, барыннан да бигрәк, дөрес тукланмау, тән авырлыгы артык булу нәтиҗәсендә барлыкка килә, шулай ук нәселдән дә булырга мөмкин. Вируслы авырулар, ашказаны асты бизе авырту да бу чирне китереп чыгарырга мөмкин. Балаларда ул, барыннан да ешрак, нәселдән килә.

Шикәр чире дәваланамы?

Кандагы шикәрне нормада тотарга мөмкин, әмма тулысынча дәвалану мөмкин түгел. Без бу чир белән авыручыларның сәламәтлеген күзәтеп торабыз.

Безнең районда диабет белән авыручылар күпме?

Күп. Рәсми рәвештә мең ярымлап кеше исәптә тора. Без аларга кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итәбез, дәвалау билгелибез, дөрес туклану турында сөйлибез, чир

катлауланган очракта дәвалыйбыз. Пациентларның кайбер төркемнәренә ташлама буенча дарулар бирелә. Диабетны кисәтү өчен дөрес тукланырга, гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга, физкультура белән шөгыльләнергә, шикәр күләмен белү өчен елына бер тапкыр булса да анализ тапшырырга һәм мотлак рәвештә диспансерлаштыру үтәргә кирәк.

Бу чирнең кемдә булу ихтималын алдан белеп буламы, әллә кеше көтмәгәндә чирлиме?

Әйе, берникадәр дәрәҗәдә алдан белеп була. Инсульт һәм йөрәк өянәге кичергән, артык гәүдә авырлыгы булган пациентларны тикшереп торабыз. Алар диабет чире башлану янаган төркемгә керә.

Даруханәдә әлеге авыруга каршы дару сатып алырга мөмкинме?

Дарулар бар. Сораган көнне булмаса да, бер-ике көннән кайтарыла. Табиб пациентка бушлай бирелергә тиешле кайбер препаратлар язып биргән икән, ул даруны бушлай алала.

Шикәр чиреннән инте-гүчеләр инвалидлык аламы?

Диабет – инвалидлык алу өчен сәбәп түгел. Алар тулы тормыш белән яши, спорт белән шөгыльләнә, тауларга менә, парашют белән сикерә ала. Бу хөкем карары түгел, ә яшәү рәвеше. Диабет белән авыручыларга табиб киңәшләрен үтәргә, дөрес тукланырга, кандагы шикәр күләмен контрольдә тотарга гына кирәк.

 

 

 

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: