Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 октябрь 2023, 10:32

Дәваханәдә – яшь табиблар

2023 елда Чишмә үзәк район дәваханәсендә унбер яшь белгеч – табиб-онколог, эндоскопист, участок терапевты, инфекционист, стоматолог, өч табиб-педиатр һәм шул ук кадәр терапевт эшли башлаган.

Дәваханәдә – яшь табиблар
Дәваханәдә – яшь табиблар

2023 елда Чишмә үзәк район дәваханәсендә унбер яшь белгеч – табиб-онколог, эндоскопист, участок терапевты, инфекционист, стоматолог, өч табиб-педиатр һәм шул ук кадәр терапевт эшли башлаган.

Алар арасында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Земство докторы» программасыннан файдаланучылар һәм максатлы юнәлеш буенча укучылар да бар.

Анастасия Бессолова менә инде айдан артык участок педиатры булып эшли. Беренче көнне әхлакый яктан авыр булды, ләкин тиз өйрәндем, алган белемнәремне эштә кулланам, үз-үземә ышаныч артты, ди яшь белгеч.

Хәзер сулыш органнары авырулары көчәйгән вакыт, кечкенә пациентлар күп. Аларга елмайсаң, йомшак кына дәшсәң, кабул итү дә ышанычлы мөнәсәбәтләрдә уза. Тәҗрибәле табибларның, шәфкать туташларының ярдәме бик мөһим, киңәшләре өчен чиксез рәхмәтлемен. Кирәк булса, теләсә кайсы вакытта аларга мөрәҗәгать итә алам, кире какмасларын беләм, – ди Анастасия Сергеевна.

Ә Диана Бдаир – табиб-стоматолог, ул медицина хезмәткәрләре гаиләсеннән. Август аеннан башлап стоматология бүлегендә өлкәннәрне кабул итә.

Башкорт дәүләт медицина университетында белем алу бик авыр һәм катлаулы: сессия саен диярлек укуны ташларга теләгән чакларым булды. Ләкин минем холкым ныклы, барлык сынауларны үттем һәм үземнән канәгатьмен. Укыган вакытта беренче пациентым 65 яшьлек ир иде. Бу ике ел элек Уфада булды. Дулкынлансам да, күрсәтмәскә тырыштым һәм нәтиҗәдә барлык процедураларны дөрес һәм төгәл башкардым. Пациент канәгать калды. Хәзер инде күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәм бар. Буш вакытымда квалификациямне күтәрәм. Эшләячәкбез, – дип билгеләп үтте Диана Джаберовна.

Табиб-онколог Адилә Шаякбәрова – «Земство докторы» программасында катнашучы.

Кияүдә, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Адилә Мохтар кызы тумышы белән Федоровка районыннан. Стәрлетамак медицина колледжын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Аннары университетка укырга кергән, шул ук вакытта хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып та эшләгән. Республиканың клиник онкология диспансерында максатлы юнәлеш буенча онкология белгечлеге буенча ординатура узган.

Әгәр табиб белән пациент арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булса, авыруның табиб кабул иткәннән соң сораулары калмаска тиеш, дип саный яшь белгечләр. Анастасия дә, Диана һәм Адилә дә яхшы табиб булырга телиләр. Алар өчен гаиләләренең горурлыгы булу һәм пациентларына файда китерү бик мөһим.

Дәваханәдә – яшь табиблар
Дәваханәдә – яшь табиблар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: