Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 июнь 2023, 10:23

Туберкулёз – мәкерле чир

Соңгы ярты елда Чишмә районында туберкулез белән авыручы сигез кеше ачыкланган, шуларның алтысы МБТ(+)-туберкулез микобактериясы булган, ягъни туберкулез микобактериясен бүлеп чыгаручы пациентлар. Бу турыда Чишмә үзәк район дәваханәсе фтизиатры Наталья Морева сөйли.

Туберкулёз – мәкерле чир
Туберкулёз – мәкерле чир

Әлеге пациентларның 75 проценты өч елдан артык, ә кайберләре 5 еллап  флюорография үтмәгән кешеләр. Узган елның шул чорында да сигез авыру ачыкланган, ләкин МБТ(+) белән авыручылар өчәү генә булган.

Ә сез туберкулез белән авыручы бер кешенең әлеге чирне елына 10-15 кешегә йоктыра алуын бе-лә идегезме? Авыру бер тәүлек эчендә генә дә берничә ай дәвамында яшәргә сәләтле 20 миллион туберкулез микобактериясен бүлеп чыгара.

Алар тирә-юньгә тарала һәм авыру белән озаграк аралашкан саен, чир йоктыру хәвефе дә арта. Бу аеруча туберкулезга иммунитеты булмаган балалар өчен куркыныч.

Олы кешегә килгәндә, монда аның сәламәтлеге һәм организмның саклану мөмкинлеге зур әһәмияткә ия. Ә җитәрлек тукланмау, артык арыганлык, авыр тормыш һәм эш шартлары, алкоголизм, наркотиклар куллану, ВИЧ-инфекция, төрле авырулар (шикәр диабеты, грипп, кичерелгән операцияләр, кортикостероид препаратларын озак вакыт куллану), йөклелек һәм бала табу иммунитетның көчсезләнүенә китерә. 

Чир әкрен үсеш ала, ә билгеләре озакка сузылган грипп, үпкә, бөер ялкынсынуы, хроник бронхит, цистит кебек башка авырулар артына яшеренә.

Сезне сагайтырга тиешле гомуми билгеләр – ике-өч атна дәвам итүче ютәл, тән температурасының озак вакыт төшмәве, төнлә тирләү һәм авырлыкны югалту.

Иң мөһиме, һәр кеше елына бер тапкыр флюорография үтәргә тиеш. Безнең больницада аны бушлай үтү өчен 120нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Флюорография узганнан соң, табиб-рентгенолог аның нәтиҗәсен участок терапевтына җибәрә. Шуннан соң пациент янә тикшерү өчен чакырыла, күкрәк читлеге органнарына рентгенограмма яки компьютер томографиясе, кирәк булса, канга гомуми клиник анализ, тикшерү өчен какрык алына. Шуннан соң туберкулезга шик туса, пациент фтизиатрга консультациягә, ә аннан соң чирне раслау өчен Республиканың туберкулезга каршы диспансерына җибәрелә, чөнки туберкулез диагнозын табиблар комиссиясе генә билгели, – дип аңлатты Чишмә үзәк район дәваханәсе фтизиатры Наталья Морева. – Шуңа күрә һәркем елына бер тапкыр, ә ВИЧ диагнозы куелган, наркологта, психиатрда, фтизиатрда туберкулез диагнозы белән исәптә торган пациентлар елга ике тапкыр флюорография узарга тиеш.

95% очракта кешеләр туберкулез таякчыклары белән үпкә аша, бацилляр какырык, төкерек тамчылары чәчелгән яки туберкулез таякчыклары таралган тузанлы һаваны сулаганда зарарлана. Балаларга ул, кагыйдә буларак, йөткергән һәм какырыгын төкергән өлкәннәрдән йога. Механизм шундый: чирле кеше ютәлләгәндә һавага бик күп күләмдә туберкулез таякчыклары булган вак кына тамчылар сибелә. Тамчыларның зурраклары җиргә төшә, ә кечкенәләре һавада эленеп кала һәм авыру белән бергә хәрәкәт итә, алар 30-60 минут чамасы һавада шулай йөзеп йөри ала.

Онытмаска кирәк, туберкулезны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Яңа туган сабыйларны вакцинацияләү һәм 7 яшьлек балаларны ревакцина-цияләү авыру белән көрәштә төп профилактик чара булып тора. 

– Кызганычка каршы, соңгы елларда бала тудыру йортларында БЦЖ вакцинасыннан баш тарткан аналар саны арта. Һәр ана туберкулезның тумыштан килгән авыру түгел, ә йогышлы чир икәнен белергә һәм истә тотарга тиеш, – дип кисәтә Наталья Александровна.

 

Туберкулёз – мәкерле чир
Туберкулёз – мәкерле чир
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: