+17 °С
Болытлы
Уфада яшәүче ирнең, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтканнан соң, температурасы күтәрелә, көчле баш авыртудан җәфалана. Дәваханәгә мөрәҗәгать иткәч аңа «денге бизгәге» диагнозы куела. Денге – ул тропик илләрдә черки тешләү сәбәпле таралган авыру. Вирус кешедән кешегә йога алмый. Табиблар башка төбәкләргә яки чит илләргә барыр алдыннан ул яктагы эпидемиологик хәл белән кызыксынырга киңәш итә.