Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 Май 2023, 15:05

Телевизор һәм сәламәтлек

«Мин – боевик! Хәзер мин сине атып үтерәм!».

Телевизор һәм сәламәтлек
Телевизор һәм сәламәтлек

Эштән арып-талып кайткан әтисен алты яшьлек бала шундый сүзләр белән каршы алды. Ата кеше улына гаҗәп катыш ачу белән карады. «Без бәләкәй чакта әтиләрне кичен болай каршы алмый идек. Алай гына да түгел, мондый «боевик», «үтерәм» кебек куркыныч сүзләрне белми дә идек. Каян ишеткән ул мондый юньсезлекне?» – дип уйлап, ир, әлеге сорауга җавап эзләгәндәй, хатынына карады. Хатыны аны сүзсез дә аңлады:

– Телевизор тәрбиясе инде, – диде.

Чынлап та, хәзерге компьютерлаштыру һәм электроника алга киткән заманда безнең балаларны тәрбияләүнең күп өлешен телевизор үз өстенә алды. Рәхәт бит! Бала өй эшләрен башкарырга, хәл белергә килгән дуслар белән аралашырга комачауламасын яки мәҗлес корып утырганны күрмәсен өчен зәңгәр экран каршына утыртып куясың да... җан тыныч. Тик соңыннан шушы «җан тынычлыгы» өчен бик кыйммәт түләргә кирәклеген генә онытабыз.

Белгечләр әйтүенә караганда, хәзерге буын балалары нервлары какшаган булулары, тиз ярсучанлыклары һәм мәктәптә начар укулары белән аерылып тора. Соңгы елларда сәламәтлеккә туймаган ата-аналардан туган балалар организмына сәгатьләр буе телевизор каршында утыру өстәмә авыр «йөк» булып төшә. Ныгып җитмәгән бала организмы зәңгәр экраннан сибелгән төрле мәгълүмат белән очраша. Нурланышка дучар була. Әлбәттә, чыныкмаган организм беренче чиратта, баш мие, нерв системасы «көчләүгә» мәҗбүр ителә. Бер яктан, зәңгәр экраннан күренгән матур, төрле төсләр үзенә тарта. Икенче яктан, сугыш, талаш, үтереш. Әлеге күренешләрне бала организмы дымга сусаган җир кебек үзенә сеңдерә. Алай гына да түгел, олыларның шулай кылануын бала, шулай тиеш икән дип, үзенә үрнәк итеп ала. Нәкъ үзе караган «боевик»лардагы геройлар кебек кылана, сөйләнә башлый.

Телевизор балалар сәламәтлеген генә какшата, дип раслау дөрес булмас иде. Соңгы елларда өйдәге зәңгәр экран аша тамашачыларга тәкъдим ителгән программалар моннан берничә ел элек булганнарыннан нык аерылып тора. Хәзер ул телеканал хуҗаларына акча китерү чыганагына әверелде. Шунлыктан, Рәсәй кешеләренә ошау-ошамавына, файдалымы-түгелме икәнлегенә карамастан, кинофильмнарның да, тамашаларның да мулрак акча яудырганын сайлап алалар.

Менә ни өчен өйдәге экраннарыбызда көне-төне үтерү, талаш, көчләү күрсәтелә. Ирек, азатлык, демократия сүзенә ышыкланып милләт сәламәтлеген нигезеннән черетү бара, дип әйтергә мөмкин. Төрле «боевик»ларны читләтеп, нормаль тапшыруларны гына караган очракта да телевизор, компьютерның тәэсире эзсез үтми. Аның «күзгә күренеп» торган начар йогынтысы өчәү: ишетү һәм күрү сәләтен киметә, нервларны «ашый».

Телевизор һәм сәламәтлек
Телевизор һәм сәламәтлек
Автор:
Читайте нас: