Чишмэ
+11 °С
Облачно
Сәламәтлек
14 Апреля 2023, 08:44

Йөкле хатыннар көне үткәрелде

Шушы көннәрдә Чишмә үзәк район дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясе хезмәткәрләре поликлиниканың гаиләне планлаштыру кабинетында булачак әниләр өчен чара үткәрделәр.

Йөкле хатыннар көне үткәрелдеЙөкле хатыннар көне үткәрелде
Йөкле хатыннар көне үткәрелде

Акушер-гинекологлар Фәсилә Кизилбаева һәм Гөлназ Барамикова хатын-кызларга йөклелек чоры һәм ихтимал булган хәвефләр, карындагы сабыйның үсеше, микро һәм макроэлементларга, витаминнарга ихтыяҗы, вакцинациянең зарарсыз булуы һәм башка күп нәрсәләр турында файдалы мәгълүмат җиткерделәр.

– Өченче баламны көтәм, бу юлы кызыбыз туачак. Бүген үзем өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белдем, кайберләрен хәтеремдә яңарттым. Әлеге чарада катнашуыма шатмын, – диде булачак әниләрнең берсе Екатерина Мангул.

Поликлиникада узган чара барышында йөкле хатыннарга вакцина ясау һәм бала тудыруга сертификат бирү темасына презентацияләр күрсәтелде.

Акушер Роза Якупова булачак әниләргә үз-үзләрен саклауның никадәр мөһимлеге һәм стресс кичерүнең туачак сабый өчен зыянлы булуы турында сөйләде. Ул организм стресска бирешмәсен өчен хатын-кызларга сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, күбрәк саф һавада йөрергә, туклануны контрольдә тотарга һәм гигиена таләпләрен үтәргә киңәш итте. Моннан тыш, Роза Фәнил кызы бала имезүгә әзерләнү буенча практик киңәшләр бирде.

Акушер Руфина Маркелова сабыйны биләүгә төрү буенча осталык классы үткәрде. Булачак әниләр үзара аралаштылар, бала биләүнең файдасы һәм зыяны турында сораулар бирделәр. Чара ахырында аларга тантаналы рәвештә кечкенә бүләкләр тапшырылды.

Бөтенрәсәй йөкле хатыннар көне ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә. Бер ел элек Рус православие чиркәве башлангычы белән Рәсәйнең 16 төбәгендә бәйрәм проекты сынап каралды. Ә 2023 елда Йөкле хатыннар көне елына ике тапкыр – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә үткәреләчәк.

Йөкле хатыннар көне үткәрелде
Йөкле хатыннар көне үткәрелде
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас