Чишмэ
+14 °С
Облачно
Сәламәтлек
7 Апреля 2023, 08:33

Телевизор – җелекне суыручы

Шактый озакка сузылган куңел төшенкелеге (апатия) һәм хроник дип әйтерлек хәлсезлек булганы бармы сездә? Иртән торганда – баш авырта, сүлпәнлек һәм хәтта урыннан кузгала алмаслык физик хәлсезлек...

Телевизор – җелекне суыручыТелевизор – җелекне суыручы
Телевизор – җелекне суыручы

Болар хәзерге заман кешесенең һәрберсенә таныштыр, мөгаен. Әгәр дә шушы зарларыгыз белән табибка мөрәҗәгать итсәгез, сезгә «вегетососудистая дистония» дигән диагноз куялар. Экстрасенска мөрәҗәгать итә калган очракта, ул боларны бозым дип әйтәчәк, ягъни мәсәлән, сезне бозганнар...

Алар әйткәннәр дөреслеккә туры килми икән, белгечләрне гаепләргә ашыкмагыз: төшенке тонус алда әйтелгән ике чир өчен дә типик...

Сезнең, әлбәттә, биопатоген зоналар – кеше өчен зыянлы урыннар турында ишеткәнегез бар. «Безне уратып алган простанство төрледән-төрле энергетик кырлар белән тулы...» дигән томанлы гыйбарәне дә ишеткәнегез бардыр. Менә шуны конкретлаштырып карыйк әле.

Эш шунда ки, кеше белән рәттән генә, чыннан да, галәмәт көчле энергетик вампир, кешенең җелеген, ягъни мәсәлән, җегәрен суыручы яши. Һәм бу күренеш энергетик кырларга түгел, ә реаль электр магниты кырына бәйле. Бу магнит кырын конкрет әйберләр: электр лампалары, суыткычлар, телефоннар, телевизорлар барлыкка китерә. Бу магнит кыры организмның каршы торучанлыгын кискен рәвештә киметә һәм психиканы изә. Әгәр дә өегездә иртәдән үк радио кабызылса, аңа телевизор да өстәлсә, почмак саен электр лампасы янып утырса, кичкә таба хуҗаларның кәефе бөтен яктан төшенке булуына гаҗәпләнәсе дә юк.

Иң беренче чиратта шуны искәртик, төсле телевизор куелган бүлмәдә йоклый күрмәгез.

Әгәр күзләрне иркәләүче кыйммәтле могҗизадан аерыласыгыз килми икән ин­де, ул вакытта саклык чараларын күрегез, төсле телевизор утыручы бүлмәдә балалар мөмкин кадәр азрак вакытларын уздырсыннар.

Галәмәт куәтле кире энергияне цивилизациянең тагын бер бүләге – микродулкын миче чыгарып утыра. Күп хатын-кызның фикеренчә, ул, чыннан да, хуҗа­лыкта алыштыргысыз әйбер. Әмма, ышаныгыз, йокысызлыктан һәм баш авыртудан җәфаланганчы, гади плитә янында озаграк маташканың яхшырак.

Минем дәлилләр сезне ышандырмый икән, яки мич инде зур акчалар түләп сатып алынган икән, бер киңәшкә, алай да, колак салыгыз: бу мичтә ризык әзерләгәндә, кухняга балаларны кертмәгез, ә эш беткәч, кухняны бик яхшылап җилләтегез.

Өегездә ят энергия чыгарып утыручы тагын бер чыганак – төрледән-төрле полимер әйберләр. Шулар арасында иң зыянлысы һәм иң модалысы, һәм кыйм­мәтлесе – пеноплен. Нәкъ менә пеноплен кешенең нерв системасын әкрен-әкрен, әмма ышанычлы рә­вештә иң «уңышлы» җимерүче булып тора. Чыннан да, бик матур булган бу материаллардан баш тартыгыз, аның урынына сез күңел тынычлыгы, баш саф­лыгы, уңай энергия җыю мөмкинлеге алырсыз.

Һәм соңгысы. Кышка тәрәзәләрегезне томаламагыз. Өегез кыш буена су асты көймәседәй герметиклаштырылган булса, цивилизация бүләкләре чыгарып утыручы әшәке энергия йорт хуҗаларының йомшак урыннарын табып, шунда сугачак. Үзегезнең йортыгызны бары тик үзегез генә зыянсыз итә аласыз.

Телевизор – җелекне суыручы
Телевизор – җелекне суыручы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас