Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 февраль 2023, 11:42

Сезнең балагыз булачак!

ЭКО (экстракорпораль аталандыру) – бөтен дөньяда түлсезлекне (балага уза алмауны) дәвалау өчен кулланылучы югары технологияле заманча процедура.

Сезнең балагыз булачак!
Сезнең балагыз булачак!

 Ягъни, хатын-кыздан алынган җенес күзәнәкләре ясалма орлыкландырыла һәм эмбрион аналыкка күчерелә, нәтиҗәдә йөклелек барлыкка килә.

– Балага уза алмаган хатын-кыз килгәч, сроклар билгелибез – ел дәвамында даими җенси тормыш белән яшәп тә авырга кала алмаса, бу пар бала алып кайтырга сәләтсез санала. Шуннан соң сәбәбен эзли башлыйбыз, аннары Уфага Республика перинаталь үзәгенә җибәрәбез, анда алар белән репродуктологлар эшли, – дип сөйләде үзәк район дәваханәсе акушер-гинекологы Фәсилә Кизилбаева.

«Балага узмау сәбәбе ачыкланмаган» диагнозы куелса, хатын-кызлар консультациясендә җенси юл белән тапшырыла торган инфекцияләргә, гормоннарга, яман шеш күзәнәкләренә, биохимиягә анализлар алына, баш сөяге рентгенга төшерелә, сөт бизләренә һәм оча сөягенә УЗИ ясала, эндокринологка, окулистка консультация һәм флюорография билгеләнә. 

Әгәр дә ир гаепле булу сәбәпле балага узып булмаса, донор сперматозоиды ярдәмендә ясалма орлыкландыру юлы белән ЭКО тәкъдим ителә. Сүз уңаеннан, аларга таләпләр бик күп, бары тик сау-сәламәт кеше генә донор була ала. Әгәр дә хатын-кызның аналыгы сәламәт булуга карамастан, балага уза алмауның сәбәбе аналык торбаларында булса, табиблар аны дәваларга тырыша. Бу да ярдәм итмәсә, торбалар алып ташлана, шул ук вакытта йомыркалык күзәнәкләре дә алына һәм туңдырыла. Соңрак аны ирнең сперматозоиды белән аталандырып аналык куышлыгына урнаштыралар. Әгәр аналык куышлыгында тайпылыш ачыкланса, суррогатлык варианты гына кала. Ягъни, бу парның яралгысы башка хатын-кызга урнаштырыла, ул баланы тугыз ай буе карынында йөртеп тудыра, моның өчен аңа акча түләнә. Сүз уңаеннан, Чишмә районында да суррогат ана ярдәмендә бала алып кайтучылар бар, мәсәлән, бер хатын Уфада яшәүче бер гаилә өчен бала табып биргән.

– 2021 елда район хатын-кызлар консультациясендә 31 хатын-кызга балага уза алмау диагнозы куелган, шуларның алтысы ЭКО ясатырга булган. 2022 елда 22 пациент исәптә торган, җидесе ЭКО процедурасы үткән. Ирсез бала табарга уйлаган хатын-кызларның да мөрәҗәгать итүен билгеләп үтәргә кирәк, ягъни алар донор сперматозоидларыннан файдалана. Быел ана булачак шундый ике хатын-кыз исәптә тора. Дәүләт әлеге процедурага бушлай квота бирү сәбәпле, чиратны озак көтәргә туры килми. Процедураның түләүле вариантын сайлаучылар да бар, – дип аңлатты Фәсилә Сәләх кызы.

Бала алып кайту өмете өзелгән хатын-кызларның ЭКО ярдәмендә бәхетле ана булу мөмкинлеге бар. Бу могҗиза түгелмени!

Сезнең балагыз булачак!
Сезнең балагыз булачак!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: