Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 февраль 2023, 12:17

Матур елмаю бүләк итүчеләр

Һәркем тешләре сәламәт һәм елмаюы матур булуын тели, тик кайвакыт курку хисе аек акылдан көчлерәк булып чыга. Теш табибларыннан балалар гына түгел, зурларның да күбесе курка.

Матур елмаю бүләк итүчеләр
Матур елмаю бүләк итүчеләр

Чишмә поликлиникасының балалар стоматологы Элира Байбурина исә тешләрне дәвалап кына калмый, ә кечкенә пациентларга куркуын җиңәргә дә ярдәм итә.

– Бала белән сөйләшеп, кайвакыт уйнаган булып, ышанычын яуларга тырышам. Шул рәвешле аның авызын ачтырып, тешен дәвалап була. Баласыннан да ким борчылмаган ата-ананы да тынычландырырга туры килә. Кайчагында баланың тешен дәвалаганнан соң кабинеттан җиңел сулап, хәтта сумкаларын да онытып, ашыгып чыгып китәләр. Әгәр инде бала табибны ишетмәсә, көйсезләнсә дәвалауны кичектереп торырга туры килә, – ди ул.

Ул – Чишмә кызы. Беренче мәктәптә 11нче сыйныфны тәмамлагач, 2003 елда Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультетына укырга кергән.

– Медуниверситеттан тыш, педагогика университетының физкультура факультетына да укырга керергә уйлаган идем, чөнки мәктәп елларында бик күп спорт ярышларында катнаштым. Соңгы мизгелдә медицинага өстенлек бирдем. Бер дә үкенмим, эшем, балаларга ярдәм итә алуым ошый, – диде теш табибы.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 2008 елда ул район поликлиникасына интерн булып кайта, ә 2009 елдан рәсми рәвештә стоматология бүлегендә эшли башлый. Балалар поликлиникасына 2017 елның ноябрендә күчә. Аңлашылуынча, балалар белән эшләү катлаулырак – өлкән кеше тешләрне дәваларга кирәклеген белә, ә балага моны аңлату авыр. Элира Миңнулла кызы янына килеп тешләрен дәвалаган иң кечкенә пациентка 2 яшь. Хәзерге заманда кариес бик иртә башлана, бу экологиягә, туклану сыйфатына, баллы ризыкны чамасыз ашауга бәйле, нәселдән дә килә.

Стоматология кабинетында зур экранлы телевизордан мультфильмнар күрсәтелә, стенада – матур иллюстрация.

– Еш кына кариес, кайчагында катлаулы периодонтит, пульпит белән киләләр. Авыз куышлыгы авырулары да очрый, дәвалану билгелибез. Ортодонтологик тайпылыш булса, Республика стоматология поликлиникасына җибәрәбез. Авыз эченә нәрсә дә булса чыккан очракта да шунда җибәрәбез. Анда пациент тикшерү һәм дәвалау уза, – дип аңлатты Элира Байбурина.

Теш табибы ата-аналарны баланың тешләрен тикшереп торырга, беренче чыккан тештән башлап чистартырга, стоматологка кимендә ярты елга бер тапкыр барырга киңәш итә.

Матур елмаю бүләк итүчеләр
Матур елмаю бүләк итүчеләр
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: