Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 гыйнвар 2023, 09:45

Йөрәгең сәламәтме? Тикшереп кара

Башкортстанда йөрәк авыруларыннан вафат булучылар саны бер ел эчендә 18 процентка кимегән, дип билгеләп үтә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Кардиолог Алия Ибраева пациентның сәламәтлеген тикшерә
Кардиолог Алия Ибраева пациентның сәламәтлеген тикшерә

Үлем очракларының сәбәбе, күбесенчә, кан әйләнеше системасы авыруларына бәйле. 2018 елда төбәктә вафат булучыларның яртысы диярлек әлеге авыру сәбәпле дөнья белән хушлашкан булса, 2021 елда исә өчтән бере генә. 2023 елда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш өчен тагын 653 миллион сумлык медицина җиһазлары алыначак.

Коронавирус йөрәкөчен дә хәвефле

Бүгенге көндә Чишмә үзәк район хастаханәсендә кан әйләнеше системасы авырулары белән 13308 кеше, ишемик йөрәк авыруы белән – 3408 пациент, югары кан басымы белән 10087 кеше диспансер исәптә тора.

 – Районда кан әйләнеше системасы авыруларына бәйле вәзгыятьне коронавирус пандемиясе катлауландырды, пациентлар саны артты. Йөрәк авырулары күпчелек очракта медицина тикшерүе үткәндә, диспансерлаштыру вакытында ачыклана. Кеше зарланмаса да, кайвакыт ЭКГ һәм УЗИ сәламәтлек начар булуны ачыклый, – дип сөйләде Чишмә үзәк район дәваханәсе кардиологы Алия Ибраева.

Пациентларны Уфа дәваханәләренә озату буенча эш оештырылган. Кискен коронар синдром очрагында, коронар артерияләрдә кан агымының кимүе аркасында, йөрәк мускулларының бер өлеше дөрес эшли алмый яки эшләүдән туктый. Бу очракта ашыгыч рәвештә ЭКГ төшереп, нәтиҗәсен Уфага җибәрәләр. Анда пациентны госпитальгә салу мәсьәләсе хәл ителә. 2022 елда районда 65 кешедә кискен коронар синдром теркәлгән.

– Кайчагында пациентларны тикшерү өчен кичекмәстән башкалага барырга күндерергә туры килә. Вакыт юк, хуҗалыкта эш күп, дип баш тартучылар бар. Мәсәлән, планга ярашлы медтикшерү үткән бер хатын-кызның ЭКГсы электрокардиостимулятор куярга кирәклеген күрсәтте, хәлләр шәптән түгел иде. Ул аяк терәп каршы тора, бара алмыйм, иремнең юбилее, ди. Ләкин без аны үгетли алдык. Соңрак килеп рәхмәт әйтте, сез булмасагыз, мин бу җирдә яшәмәс идем, диде. Инфарктлар һәм инсультлар «яшәрә», күптән түгел инфаркт кичергән 32 яшьлек ирне исәпкә куйдык, – дип дәвам итте Алия Надир кызы.

Диспансер күзәтүдә торучылар (миокард инфаркты, инсульт кичергән кешеләр) поликлиникага елга ике тапкыр килергә, ЭКГ һәм ЭХОКГ (йөрәк экокардиографиясе) узарга, анализлар (биохимик, холестеринны, липидларны ачыклау өчен) тапшырырга тиеш.

Чишмә район дәваханәсендә ике кардиолог бар.

«Йөрәк-кан тамырлары авырулары  – киң төшенчә. Әгәр аерым кардиологияне алсак, без йөрәк чирләре булган (инфаркт кичергән, йөрәктәге кан тамырын алыштырган, инфаркттан соң стент куйдырган) пациентлар белән эшлибез. Кан тамырлары юнәлеше (инсульт) белән неврологлар шөгыльләнә, ә беренчел профилактика терапевтлар иңенә төшә. 2022 елда эшкә яраклы халык арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларының артуы теркәлгән, бу әлеге чирнең «яшәрүен» тагын бер кат раслый. Халыкны, бигрәк тә яшь ирләрне үз сәламәтлегенә сакчыл карарга өндәү мөһим. Ир-атлар табибка, хатын-кызларга караганда, сирәгрәк мөрәҗәгать итә», – дип сөйләде кардиолог Зарина Кирәева.

 

Симптомнар булса – тизрәк табибка

Кардиологлар югары кан басымы, йөрәк авырту, йөрәк ритмы бозылу, сулыш кысылу, баш әйләнү һәм аңны югалту, холестерин күтәрелү кебек хәвефле симптомнарга игътибар итәргә киңәш бирә. Аларның берсе булса да күзәтелсә, поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

2022 елда Уфа шәһәренең медицина учреждениеләрендә югары технологияле ярдәм күрсәтелгән: 197 кеше коронароангиография үткән (2021 елда – 143),  20 пациентка аортокоронар шунтирование ясалган (2021 елда – 14), 89 авыруның коронар артерияләренә стент (2021 – 76), 16сына электрокардиостимулятор куелган (2021 елда – 11), 5 кешенең йөрәк клапаны протезланган (2021 елда – 2).

 

ПРЕПАРАТЛАР БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТЕЛҮ

«Сәламәтлек сагын үстерү» РФ Дәүләт программасының бер пункты – югары хәвеф төркемендәге пациентларның хәле кискенләшү сәбәпле йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешен кисәтүне тәэмин итүгә субсидияләр бирү, ул 2017 елдан бирле гамәлдә.

– Кискен кан тамырлары авырулары (инсульт, инфаркт, йөрәккә операция) кичергән кешеләр льготалы дарулар белән тәэмин ителүгә хокуклы. Программа «Кан әйләнеше системасы авырулары» дип атала. Бушлай дарулар исемлегенә кан басымын, холестерин дәрәҗәсен төшерүче, канны сыеклау-чы, йөрәк ритмын нормага салучы препаратлар керә. Аны инвалидлык төркеменә кермәгән пациентлар да ала. Инвалидлык буенча башка программа гамәлдә, – дип аңлатты район дәваханәсенең өстәмә дарулар белән тәэмин итү провизоры Светлана Алексеева.

Кан тамырлары авыруларыннан соң һәм республика дәрәҗәсендәге учреждениеләрдә дәвалануузгач, район поликлиникасындагы табибларга һәм терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пациент диспансер исәпкә куела, дару алу өчен рецепт бирелә. Әгәр үзе килә алмаса, ышаныч кәгазе яки паспорт белән якын туганнары мөрәҗәгать итә. Программа буенча, авыру рецепт алганнан соң тәүлек эчендә бушлай дарулар белән тәэмин ителергә тиеш. Рецепт буенча препаратлар бирүче даруханә дәваханә эчендә урнашкан. Киләчәктә рецепт алу өчен табибка язылу мәҗбүри түгел, «Сакчыл поликлиника» программасы буенча беренче катта, 108нче кабинетта шәфкать туташы посты эшли, кирәкле рецепт-ны шуннан алырга мөмкин.

– Инвалидларның күбесе, акчасына кызыгып, бушлай дару препараты алудан баш тарта. Пациентларга дару белән тәэмин ителүнең файдасын аңлатырга тырышабыз. Беренчедән, кеше даими рәвештә табибтан тикшерелә, икенчедән, препаратларның нәтиҗәлеме, юкмы икәнлеге билгеле булачак, кирәк булганда табиб аны башкасына алыштырачак, – ди Светлана Ивановна.

Авырулар бушлай препаратлар белән ике ел дәвамында тәэмин ителә.

2020 елда 204 пациент (106 кеше инсульт, 98 кеше инфаркт кичергән, 2021 елда 320 (инсульт – 143, инфаркт һ. б. чирләр – 177), 2022 елда 521 (инсульт – 221, инфаркт һ. б. – 300) ташламалы дарулар белән тәэмин ителгән.

Йөрәгең сәламәтме? Тикшереп кара
Йөрәгең сәламәтме? Тикшереп кара
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: