Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 гыйнвар 2023, 15:08

Грипп һәм коронавирус тынып тора

Чишмә районында 10 гыйнварга коронавируслы бер генә авыру теркәлгән, әлеге вакытта ул өендә дәвалана.

Грипп һәм коронавирус тынып тора
Грипп һәм коронавирус тынып тора

Кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп буенча хәл тотрыкланган, моның сәбәбе, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов аңлатуынча, балаларның каникулда булуы. Шуңа да карамастан, шатланырга иртәрәк әле, соңгы арада Мәскәүдә коронавирус белән авыручылар саны арта, димәк, күпмедер вакыттан соң ил төбәкләрендә дә шул ук хәл күзәтеләчәк.

Шул ук вакытта грипп һәм коронавирус белән берьюлы авыручылар бар. Табиблар әйтүенчә, мондый очракта чир авыррак үтә, үпкәләр зарарлана, вируслы пневмония үсеш ала. Чирнең кискен чоры ике-өч атна яки күбрәк вакыт дәвам итә, һәм вируслы-бактерияле үпкә ялкынсынуына бәйле үлем хәвефе югарырак була.

Гриппны һәм COVID-19 авыруын дәвалау аерыла, шуңа күрә бу очракларда ике вирусны да юк итүгә юнәлтелгән катнаш терапия кулланыла. Терапия ысулларын табиб һәр очракта аерым билгели. Грипп һәм коронавирус белән бер үк вакытта авыруның үзенчәлекле билгеләре юк. Шуңа күрә тест тапшыру инфекцияләрнең кушылуын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Грипп һәм коронавирус тынып тора
Грипп һәм коронавирус тынып тора
Автор:
Читайте нас: