Чишмэ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 декабрь 2022, 17:06

Бәйрәм табынында чама белегез!

Яңа елда ун көнгә сузылган яллар көндәлек тормышыбызга үзгәрешләр кертә. Гаилә, туганнар һәм дуслар белән аралашкан күңелле мизгелләрдән тыш, бу әле бәйрәм табынында бик күп тәмле ризыклар һәм спиртлы эчемлекләр дә куллану бит әле.

Бәйрәм табынында чама белегез!
Бәйрәм табынында чама белегез!

Үзәк район дәваханәсе табиб-наркологы Айрат Габбасов белән кирәгеннән артык сыйланып ял көннәрен бозмау мөһимлеге турында сөйләштек.

– Яңа ел бәйрәмнәрендә исерткеч эчемлекләр куллану сәбәпле, көнкүрештә имгәнү, шул исәптән ялган аракы эчеп агулану, юлларда хокук бозу очраклары арта. Бу ел саен бәйрәм көннәрендә кабатланучы чынбарлык, – диде Айрат Айдар улы.

Агымдагы елның гыйнварында яңа ел каникулларында 22 кеше район дәваханәсенең наркология бүлегендә дәваланган.

Табиб-нарколог сүзләренә караганда, махмырлык эчкечеләрдә генә була – бу ил хал-кының якынча 2 процентын тәшкил итә. Калганнарда озак вакыт агулану билгеләре күзәтелә, ул көндезге өчләргә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә хәлең яхшырмыйча янәдән хәмер кулланырга ярамый, халәтне яхшырту нәтиҗәсе кыска вакытлы булачак, ә алкогольгә бәйлелек барлыкка килү хәвефе артачак.

– Айрат Айдар улы, бәйрәмне ничек хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрергә соң?

– Беренчедән, яңа ел табынында исерткеч эчемлекләрне чама белмичә эчмәскә тырышыгыз. Коры шәрабларга өстенлек бирегез. Алкогольдә шикәр азрак булган саен организм өчен яхшырак.

Икенчедән, ач карынга эчәргә ярамый. Бу тиз исерүгә һәм хәтерне югалтуга китерә.

Шуңа күрә бәйрәм табынына нинди ризыклар куеласын әйбәтләп уйлагыз. Исерткеч эчемлекләр эчкәндә кайнар һәм майлы ашларга өстенлек бирергә кирәк. Алар ашказанына алкогольнең зарарлы тәэсирен җиңәргә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта күп ашауның бавырга начар йогынты ясавы турында да онытмагыз.

Тагын бер киңәш – табын артында гына утырмагыз. Вакытны актив үткәрегез, хәрәкәтләнгәндә алкоголь һәм ризык тизрәк үзләштерелә. Саф һава да хәлегезне контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Бәйрәм табыныннан соң, авыр булса да, кабаттан спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тартыгыз. Моннан тыш, йөрәк мускулларына артык йөкләнеш килмәсен өчен, куе чәй һәм кофе эчәргә ярамый. Тозланган кыяр һәм помидор суы һәм сөт ризыклары, шулай ук җиләк морслары һәм кайнар шулпа да ярдәмгә килер.

Балаларыгызның бәйрәм табынында үзегезне ничек тотуыгызны үрнәк итеп алуы турында да онытмагыз. 

Наркологик авыру балаларның 10–20 процентында генетика буенча тапшырыла. Гаиләдә эчкечелекне күреп үскән балаларның 90–95 процентында алкогольга бәйле проблемалар була. Һәм нибары биш процентында гына эчкечелеккә каршы тискәре караш барлыкка киләчәк.

Бәйрәм табынында чама белегез!
Бәйрәм табынында чама белегез!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: