Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 декабрь 2022, 12:00

СПИД турында сөйләргә кирәк!

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның максаты – ВИЧ һәм СПИД турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм пандемиягә каршы халыкара бердәмлек күрсәтү.

СПИД турында сөйләргә кирәк!
СПИД турында сөйләргә кирәк!

Без бу темага Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-инфекционисты Ринат Рәфыйков белән аралаштык.

– Ринат Марат улы, район дәваханәсендә ВИЧ-инфекцияле авырулар белән нинди эш алып барасыз?

– Мин ВИЧ-инфекцияле пациентларны кирәкле препаратлар белән тәэмин итүне контрольдә тотам. Безнең максат – пациент организмындагы вируслы күзәнәкләрне антиретровирус терапиясе белән киме-тү, шуның ярдәмендә иммунитетны саклау.

– Бүгенге көндә ВИЧ-инфекцияне дәвалау ысуллары үзгәрдеме?

– Антиретровирус терапиясе яңартыла, чөнки медицина бер урында тормый. Препаратларны яңартуның төп өстенлеге – аларның кеше организмына азрак зыян салуында. Шулай итеп, ВИЧ-инфекцияле пациентларның тормыш сыйфаты хәзер сизелерлек яхшырды.

Әлбәттә, алар үз сәламәтлеген, туклану режимын һәм диета саклаган очракта.

– Башка профильле табиблар пациентның авыруы турында беләләрме?

– Медицина документларында бу мәгълүмат күрсәтелми, аны йогышлы авырулар табибы гына белә. Нинди дә булса операция алдыннан пациентлар табибка бу турыда үзләре хәбәр итәргә тиеш, югыйсә, алар җинаять җаваплылыгына тартыла. Барлык медицина кораллары да автоклавта тулысынча зарарсызландырыла һәм эшкәртелгәннән соң махсус маркерлар ярдәмендә тикшерелә. Бүгенге көндә Чишмә үзәк район дәваханәсендә бер тапкыр кулланыла торган медицина инструментлары гына файдаланыла.

– ВИЧ-инфекция йоктыру хәвефе булган кешегә нәрсә эшләргә?

– Кичекмәстән табиб-инфекционистка мөрәҗәгать итәргә. Ул, үз чиратында, организмда вирус таралуны кисәтү максатыннан дәвалау билгели, ВИЧ-инфекцияне ачыклау һәм ни дәрәҗәдә булуын белү өчен анализга кан тапшырыла.

– ВИЧ таралуны контрольдә тоту өчен нинди кисәтү чаралары үткәрелә?

– Кеше безнең дәваханәдә нинди генә максат белән медицина тикшерүе үтсә дә, аның ризалыгы белән организмында ВИЧ булу-булмау тикшерелә. Бүгенге көндә безнең район әлеге авыру буенча кызыл зонада түгел, хәл яхшы дип әйтергә мөмкин. Без даими рәвештә белем бирү оешмаларында әңгәмәләр, аноним тестлар, анкеталар үткәрәбез. Чишмә районында 2022 елда ВИЧ-инфекция йоктыруның 17 яңа очрагы теркәлгән.

– Тулаем алганда, авыру кимүгә бара дип әйтергә буладыр.

– Мин моны СПИД темасына актив мәгълүмат бирү белән бәйлим. Кешеләр хәзер үз сәламәтлекләренә сакчыл мөнәсәбәттә, бу инфекциянең үзенчәлекләре һәм аның таралу юллары турында беләләр. Чирнең күбрәк җенси юл белән йогуы күпләргә мәгълүм.

СПИД турында сөйләргә кирәк!
СПИД турында сөйләргә кирәк!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: