Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 октябрь 2022, 12:08

Коронавирус беркая да китмәде...

Рәсәй Кораллы көчләренең Украина территориясендә барган махсус хәрби операциясенә бәйле рәвештә күп кенә мәсьәләләр икенче планга күчте.

Коронавирус беркая да китмәде...
Коронавирус беркая да китмәде...

Сигез ай элек кенә һәркем ковид һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләгән булса, хәзер ул тема артта калды.

Ә бит вирус беркая китмәгән. Үзәк район дәваханәсенең участок терапевты Резеда Еникеева белән сүз шул хакта барды.

Чишмә районында коронавирус тотрыклы дәрәҗәдә кала, 2021 ел ахырындагы һәм 2022 ел башындагы кебек күпләп авыру очраклары юк.

Ул вакытта covid-19 диагнозы, хәзерге белән чагыштырганда, 8–10 тапкыр ешрак куелды. Коронавирус билгеләре әкренләп үзгәрде, бу вирус йоктырган һәм кабат авырган кеше организмында антитәнчекләр барлыкка килүгә бәйле. Әгәр кеше прививка ясаткан булса, коронавирусны җиңелрәк үткәрә. Вирус үзе дә үзгәрә, чир бик авыр үтми, терелүчеләр күбрәк. Аның төп билгесе – югары температура, ул кинәт күтәрелеп китә, аннары тән сызлый, баш һәм күз алмалары авырта. Икенче көнне тамак төбе кычыта, ул әкренләп коры ютәлгә күчә. Коронавирус таралган тәүге еллардагы төп билге – ис сизмәү хәзер сирәк очрый. Әгәр элек вирус тиз арада аскы сулыш юлларына, үпкәләргә төшкән булса, хәзер инде өске сулыш юллары зарарлана, бронхит көчәя, үпкә ялкынсынуы исә сирәк күзәтелә. Терапевт яки инфекционист караганнан соң коронавирусны ачыклау өчен авырудан ИХА (иммунохроматографик анализга) экспресс-тест алына.

Көзге чор башлануын, ковидтан тыш грипп, ОРВИ кебек башка вируслы чирләр дә булуын исәпкә алып, халыкка кеше күп йөргән урыннарда битлек кияргә киңәш итәбез.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакцинация дәвам итә, төп вакцина – Гам-Ковид-Вак. Кешеләр прививка ясатырга кирәклеген аңлый, шуңа күрә килүчеләр күп. Районның күп кенә оешмаларында бу юнәлештә эш яхшы оештырылган. Хроник авырулары булган кешеләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә.

 

Безнең белешмә

2021 елның 9 аенда коронавирус белән авыруның 1834 очрагы теркәлгән (олы яшьтәге 1553 кеше, 281 бала).

2022 елның 9 аенда 28486 пациентка (олы яшьтәге 18902 кешегә һәм 9584 балага) әлеге диагноз куелган.

Коронавирус беркая да китмәде...
Коронавирус беркая да китмәде...
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: