Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 октябрь 2022, 12:10

Чир үзеннән-үзе үтмәячәк!

Шушы көннәрдә поликлиникада ирексездән ике хатынның сөйләшкәнен ишетергә туры килде.

Чир үзеннән-үзе үтмәячәк!
Чир үзеннән-үзе үтмәячәк!

«Табиб тагын планлы тикшерү һәм маммография үтәргә куша. Нигә шулай еш үтәргәдер инде», – дип зарланды берсе. «Ничек инде нигә, табиб кушкан икән, димәк, үтәргә кирәк» дип җавап бирде икенчесе. Ә ни өчен кирәк булуын аңлатып бирә алмады. Ләкин моңа аңлатма бар.

– Статистика күрсәтүенчә, вафат булучылар саны буенча беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары булса, икенче урынны онкология алып тора. Ә хатын-кызлар арасында иң таралган төрләренең берсе – күкрәк бизенең яман шеше, – дип хәбәр итте үзәк район дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Венера Латыйпова.

Аның сүзләренә караганда, илдә яшәүче 40 яшьтән узган һәр граждан елга бер тапкыр диспансерлаштыру узарга, ким дигәндә анализ тапшырырга, флюорографиягә төшәргә тиеш.

– Быел соңгы стадиядә онкология диагнозы куелучылар күбәйде, әлеге чир беренче стадиядә үзен берничек тә сиздерми. Бу 2020–2021 елларда коронавирус таралу сәбәпле, халыкның медицина учреждениеләренә барып вирус йоктырудан куркуына бәйле. Шуны истә тотарга кирәк, диспансерлаштыру (ә маммография узу диспансерлаштыруга керә) күп кенә авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итә, бу очракта чирне җиңү күпкә җиңелрәк, – ди Венера Самат кызы.

Күкрәк яман шешенә иртә диагноз куелу гомерне саклап кала. Әгәр диагноз беренче этапта куелса, терелү мөмкинлеге – 98%. Сәламәтлеккә зарланмасагыз да, елга бер тапкыр табибка күренергә кирәк.

– Сөт бизләрен өйдә дә тикшереп карарга була, ниндидер авырткан яки авыртмаган төеннәр, тыгызланган, кызарган урыннар булса, күкрәктән нәрсәдер бүленеп чыкса, кичекмәстән хатын-кызлар кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан пациентны маммографиягә җибәрәчәкләр. Маммография (сөт бизенә рентген үтү) кабинетының октябрьдә ял көннәреннән кала көн саен 13.30–20.00 сәгатьләрдә эшләвен билгеләп үтәм, – диде Венера Самат кызы.

Пациент маммография нәтиҗәләре белән терапевтка җибәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча нинди дә булса чир ачыкланса, терапевт кирәкле анализларны билгели һәм Уфага онкодиспансерга, дистанцион консультацияләр үзәгенә җибәрә.

Чишмә үзәк район дәваханәсендә әлегә онколог юк, әлеге белгечлек буенча эшләү өчен табиб-терапевт Гөлнара Ягафарова белемнәрен камилләштерә, ул сертификат алгач, гыйнвар аенда эшкә керешәчәк.

Рима Гобәйдуллина

Чир үзеннән-үзе үтмәячәк!
Чир үзеннән-үзе үтмәячәк!
Читайте нас: