Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 сентябрь 2022, 16:10

«Сәламәтлек поездлары» быел эшен тәмамлады

Җәй буе республика шәһәрләре һәм авыллары буйлап «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе барышында «Сәламәтлек поезды» йөрде.

«Сәламәтлек поездлары» быел эшен тәмамлады
«Сәламәтлек поездлары» быел эшен тәмамлады

«Поезд» табибларының төп максаты – киләчәктә авыр нәтиҗәләргә китермәсен өчен чирне башлангыч чорында ук ачыклау.

Шикәр заводы бистәсендә үзәк район дәваханәсе табиблары кабул иткән һәм анализга кан алган. Табибларның сүзләренә караганда, бу алар өчен файдалы практика, чөнки кайбер пациентларның күптән дәваханәгә килгәне юк. Электән авыру яки инвалид булган кешеләр, исәнлек юклыкка яки транспорт булмауга сылтап, Чишмә дәваханәсенә бармыйлар. Ә табиблар якында гына булгач, кабул итүгә бик теләп килгәннәр.

Алар арасында Сингатуллиннар гаиләсе дә бар иде. Вәсилә һәм Минәхмәт 1971 елдан бирле шикәр заводында эшләгәннәр. Хәзер икесе дә пенсионерлар. Күптән түгел гаилә башлыгы инсульт кичергән, шуңа күрә сәламәтлеген даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. Ир белән хатын өйләре янында гына шундый мөмкинлек булуга бик шатланганнар. Барлык табибларны бер көндә үткәч гаҗәпләнүләренең чиге булмаган.

Район халкы табибларга һөнәри осталыклары һәм кешеләргә карата мөнәсәбәтләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Хатын-кызлар табибына килүчеләр акушер-гинеколог Фәнидә Гайнуллинаның игътибарлы һәм әдәпле булуы турында сөйләделәр. Шикәр заводы бистәсендә яшәүчеләр бу юлы килгән табиблар киләсе елда да «Сәламәтлек поезды» маршруты составына керер дип өметләнәләр.

«Поезд»га килүчеләр арасында элек типографиядә эшләгән Римма Мөсәлимованы да очраттык. Белеме буенча ул полиграфист, аның сүзләренә караганда, элек бу хатын-кызлар өчен авыр һәм кургаш белән эшләгәнгә күрә зарарлы хезмәт булган. Соңрак ул шикәр заводында күп еллар үлчәүче булып хезмәт куйган, хәзер инде лаеклы ялда. «Сәламәтлекне үзең өчен һәм балаларың өчен сакларга кирәк», – диде ул, үзе дәваханәгә сирәк йөрсә дә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә бастырган мәгълүматларга караганда, 2022 елның җәендә «Сәламәтлек поездлары» табибларына мөрәҗәгать иткән 3 937 кешедә социаль әһәмиятле авырулар, 317 яман шеш, 734 шикәр диабеты, 2 858 йөрәк-кан тамырлары һәм 28 туберкулез очрагы ачыкланган. Аларның барысы да өстәмә тикшерү өчен дәваханәләргә җибәрелгән.

Акция барышында табиблар республиканың 120 меңнән артык кешесен караганнар, шуларның 43 меңе тикшерү үткән.

Исегезгә төшерәбез, табибларның һәм аеруча кирәкле белгечләрнең күчмә бригадалары ел саен Башкортстан Республикасының иң ерак төбәкләрендә эшли. «Поездлар» составында – сәламәтлек үзәкләре, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм Г. Г. Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсенең диагностика үзәкләре һәм республика кардиоүзәге.

Чишмә районының Шикәр заводы бистәсе быел беренче тапкыр «Сәламәтлек поезды» маршрутына керде. Тикшерүгә килүчеләрнең күбесе биредә яшәүчеләр булды. Ә табиблар, кайда яшәвенә карамастан, һәркемне кабул итте.

«Сәламәтлек поездлары» табиблары Чишмә районы буенча барлыгы 2158 кешене кабул иткән. Кешеләр бу көннәрдә анализ биргәннәр, флюорография һәм маммография узганнар. Терапевтлар аша гына да көнгә кырыктан артык кеше үткән.

«Сәламәтлек поездлары» быел эшен тәмамлады
«Сәламәтлек поездлары» быел эшен тәмамлады
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: