Рәсәй Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән табиб-терапевт Фәния Мәсәлимова, өлкән шәфкать туташы Ирина Францева бүләкләнделәр.
Фәния Әбделхәй кызының хезмәт стажы 39 ел. Ул укытучы да була алыр иде. Тик күршеләренең «Син бигрәк табибка охшагансың инде!» дигән сүзе яшь кыз өчен хәлиткеч була һәм ул планнарын үзгәртә.
– Үз һөнәремдә кешеләрне дәвалау һәм моның нәтиҗәсен күрү ошый, – ди Фәния Мәсәлимова.
Медицина профилактикасы бүлеге мөдире – табиб Әлфия Әминевага «Мактаулы остаз» дигән хөрмәтләү билгесе тапшырылды. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә 44 ел эшли. Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Чишмә үзәк район дәваханәсенең участок терапевты булып башлаган.
Табиб-педиатр Рәшидә Шәрәфетдинова, поликлиниканың табиб акушер-гинекологы Фәсилә Кизилбаева, клиник лаборатория диагностикасы табибы Светлана Алексеева «БР сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр.
Рәшидә Флүр кызы инде чирек гасырдан артык нәни пациентларның сәламәтлеге сагында тора.
– Балалар бакчасына йөргәндә үк табиб булырга хыялландым, уенчыкларга укол ясый идем. Медицина хезмәткәре һөнәрен сайлавыма бер дә үкенгәнем булмады. Хезмәттәшем – шәфкать туташы Нурсилә Аллагулова белән уртак тел табып эшлибез, – диде ул.
– Без өч буын «үстердек». Безнең беренче пациентларыбыз инде күптән үзләре әти-әни булдылар, – дип сүзгә кушылды Нурсилә Әхәт кызы. – 32 ел шәфкать туташы булып эшлим. Безне, медицина хезмәткәрләрен, шулай югары бәяләүләре куанычлы (сүз уңаеннан, тантаналы чарада ул БР Чишмә үзәк район дәва-ханәсе идарәлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде). Гөлгенә Рәхимова һәм Венера Мортазина Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре арасында халык сәламәтлеген саклауда озак еллар нәтиҗәле эшләгәннәре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәре көне уңаеннан БР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр дә булды. Болар – табиб-педиатр Әлфия Байкова, табиб анестезиолог-реаниматолог Ләйсән Туктарова, шәфкать туташы Гөлназ Байкова, өлкән шәфкать туташы Елена Ильина һәм ашыгыч ярдәм фельдшеры Гүзәл Яковлева.
Хезмәткәрләр шулай ук район хакимияте башлыгының һәм Чишмә үзәк район дәваханәсенең Мактау грамоталары белән дә бүләкләнделәр.