Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 июнь 2022, 11:23

Фельдшер беренче булып ярдәмгә килә

Фәйрүзә Гыйльманова, Абрай авылы китапханәчесе Авыл фельдшеры… Күпме кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе ул. Аңа бер үк вакытта терапевт та, хирург та, акушер-гинеколог та, күз табибы да булырга туры килә.

Фельдшер беренче булып ярдәмгә килә
Фельдшер беренче булып ярдәмгә килә

Авыл фельдшеры… Күпме кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе ул. Аңа бер үк вакытта терапевт та, хирург та, акушер-гинеколог та, күз табибы да булырга туры килә.

Чөнки авыл җирендә бер-бер хәл була калса, иң беренче булып фельдшер ярдәмгә килә. Аның эш сәгате тәүлек әйләнәсенә дәвам итә.

Абрай авылы фельдшеры Әлфия ханым Биарсланова менә инде 33 ел үз һөнәренә тугры кала. Стәрлетамак медицина училищесын тәмамлаган кызны юллама буенча Чишмә районының Иске Муса авылына эшкә җибәрәләр. Ике ел биредә тәҗрибә туплаган яшь белгеч Уфага эшкә китә, ләкин туган як Әлфияне кире үзенә тарта.

Бүгенге көндә ул өч авыл халкын берүзе хезмәтләндерә. Авыл фельдшерлары нигездә профилактика белән шөгыльләнсәләр дә, медпункттан бервакытта да кеше өзелми. Кемнеңдер кан басымы уйнап интектерә, кайберәүләр билгеләнгән дәвалану курсы буенча укол ясатырга йөри.

Бәла аяк астында дигәндәй, төрле имгәнү очраклары да чыгып тора, тормыш бит ул. Иң беренче ярдәмне биредә күрсәткәннән соң, авырулар Чишмә дәваханәсенә озатыла.

Әлфия ханым бүгенге көндә тормыш иптәше Заһит белән гомер итә. Уллары Дамир әнисе юлын сайлаган, табиб, ә Динар югары уку йортында укый да, эшли дә.

Менә шулай, авыл фельдшерына киң кырлы табиб та, психолог-ярдәмче дә була белергә кирәк. Әлфия ханым да авыруларны һөнәри белгеч булып кына түгел, ә елмаюлы карашы, җылы сүзе белән дәвалый, борчуларын тыңлап, төпле киңәшләрен бирә, авылдашларының кәефен күтәрә. Мондый сәләт һәркемгә дә бирелмәгән шул. Эш сәгате тәмамланса да авыл фельдшерының ялы юк һәм капкасы да бикләнми. Чөнки теләсә кайсы вакытта ярдәм сорап керергә, шалтыратып чакырырга мөмкиннәр. Абрай, Кызылгы, Чувалкип авылы халкының бу яктан күңеле тыныч, аларның һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торучы Әлфияләре бар. Хөрмәтле фельдшерыбызның үзенә дә исәнлек-саулык, тыныч гомер телибез. Сәламәтлекнең иң зур байлык булуын инде барыбыз да аңладык бугай.

Фельдшер беренче булып ярдәмгә килә
Фельдшер беренче булып ярдәмгә килә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: