Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 апрель 2022, 15:50

Табигатькә чыксаң, талпан барлыгын онытма!

Районда талпан кадалу очраклары теркәлгән дә инде. Бүгенге көндә Чишмә үзәк район дәваханәсенә шул сәбәпле биш кеше мөрәҗәгать иткән.

Табигатькә чыксаң, талпан барлыгын онытма!
Табигатькә чыксаң, талпан барлыгын онытма!

– 27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, план буенча 15 кешегә талпан энцефалитына каршы вакцина ясалган. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Талпан тешләгән кешегә дәваханәгә хирургка яки талпанны алдыру өчен травмпунктка барырга кирәк. Талпанны ике тәүлек эчендә БР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә илтеп бирү мөһим, анда белгечләр талпанда энцефалит булу-булмавын тикшерәчәкләр, – дип аңлатты табиб-эпидемиолог Наил Вәлиәхмәтов.

Искәртеп узабыз, талпан энцефалиты – куркыныч чир. Ул үзәк нерв системасы зарарлануга, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Хәтта энцефалитлы талпан кадалган терлекнең кайнатылмаган сөтен эчеп тә инфекция йоктырырга мөмкин.

Май бәйрәмнәрендә табигатькә чыга калсагыз, белгечләр сезгә талпаннан саклану өчен түбәндәге киңәшләрне бирә:

– киенгәндә чалбар балагын оекбаш эченә, ә күлмәкне чалбар эченә кыстырыгыз. Оекбашның резинкасы кысан булсын, чөнки урман бетләре оекбаш белән чалбар кыстырган урыннан эчкә керергә мөмкин. Башка яулык бәйләгез яки капюшон киегез;

– урманда кием-салымыгызны һәм тән тиресенең ачык урыннарын 15–20 минут саен тикшереп торыгыз.

Наил Мансур улы әйтүенчә, урман бете үләннән яисә куаклардан үрмәләп менә ала, тик агачтан сикереп төшми, чөнки талпаннар сикерә белмиләр. Гадәттә алар җир өстеннән 1,5 метрдан да биек менмиләр. Әлеге бөҗәк бик тә кечкенә, шуңа сез тәнегез өстеннән нидер үрмәләгәнне сизмәячәксез дә. Ул күп очракта култык аслары, касык өлеше, колак арты кебек тәннең иң йомшак җирләренә авырттырмый гына кадала, чөнки селәгәендә авыртуны баса торган матдә бар. Талпанны үсемлек мае ярдәмендә тартып алу ысулы турында еш сөйлиләр. Янәсе бөҗәк тончыга башлый һәм үзе чыга. Табиблар моны эшләргә тәкъдим итми. 

Талпанны тәннән тартып алган очракта да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, шул ук вакытта укол да ясату зарур. Шуңа күрә бу эшне озакка сузмагыз.

Фото: «Башинформ» МА

Табигатькә чыксаң, талпан барлыгын онытма!
Табигатькә чыксаң, талпан барлыгын онытма!
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: