Чишмэ
+15 °С
Облачно
Сәламәтлек
15 Апреля 2022, 05:37

Коронавирусның чираттагы дулкыны көтелә

Чишмә районында 61 кеше, шул исәптән 28 бала «ковид-19» диагнозы белән амбулатор дәвалана.

Коронавирусның чираттагы дулкыны көтеләКоронавирусның чираттагы дулкыны көтелә
Коронавирусның чираттагы дулкыны көтелә

Узган дүшәмбедә тагын унбер кешенең, шул исәптән җиде баланың авыруы ачыкланды. Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле 8270, ел башыннан 2900дән артык кеше чирләгән.

– Май азагы – июнь башында коронавирусның чираттагы дулкыны көтелә, чир бетмәде – арытаба да саклану чаралары күрергә туры килер, – дип кисәтә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов.

Дөнья статистикасы шуны раслый: Кытайда пандемия башлануын күрдек, АКШ, Европа һәм Африка илләрендә авырулар саны артуын күзәтәбез... Экспертлар хәбәр итүенчә, чир таралуга «омикрон»ның икенче бер варианты –  вируслы ген гаепле, фәнни тел белән әйткәндә, ул «омикрон BA.2» дип, ә популяр әдәбиятта «стелс» дип атала. Ул, «омикронга» караганда, йогышлырак һәм бер ярым тапкырга тизрәк тарала. Әмма дәваханәгә ятучылар саны арту һәм күңелсез нәтиҗәләр күзәтелми. Әлеге авыру кискен катараль синдром яки респиратор вируслы авыру кебек үтә.

Шул ук вакытта чишмәлеләр вакцинация һәм ревакцинация үтүне дәвам итә. Узган дүшәмбедә, мәсәлән, 140 кеше прививка ясаткан.

Коронавирусның чираттагы дулкыны көтелә
Коронавирусның чираттагы дулкыны көтелә
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас