Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 апрель 2022, 15:06

Ашыгыч ярдәм хезмәте берләшә

Республикада ашыгыч ярдәм хезмәтләрен берләштерү дәвам итә. Чишмә районының ашыгыч ярдәм бүлегенә дә әлеге процедураны узарга туры киләчәк, ноябрь аенда ул Республика буенча ашыгыч медицина ярдәме станциясенә һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенә кушылачак.

Өлкән фельдшер Гүзәл Шәяхмәтова һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенең чакыруларны кабул итүче фельдшер Любовь Лытова
Өлкән фельдшер Гүзәл Шәяхмәтова һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенең чакыруларны кабул итүче фельдшер Любовь Лытова

Шулай итеп, бу үзгәрешнең зарурлыгы нидән гыйбарәт соң? Республика буенча ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенең баш табибы Аяз Камалов «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда билгеләп үтүенчә, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең берләшүе дүрт ел элек башланган.

«Боларның барысы да ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен яхшырту һәм халык өчен уңайлы булсын өчен эшләнә. 2019 елга кадәр ике стационар – Уфа һәм Стәрлетамакныкы – ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте. Калган шәһәрләрдә һәм районнарда район дәваханәләре карамагындагы бүлекләр булды, ягъни алар мөстәкыйль эшләмәде. Аларның бердәм колл-үзәге юк иде, халык ярдәм сорап дәваханә телефоннары буенча шалтыратты, кирәк булган вакытта ул номерларны бик азлар гына исенә төшерә алгандыр.

Хәзер исә гади һәм бөтен кешегә билгеле номерларга («03», «103», «112») шалтыратулар бердәм диспетчерлык үзәгендә кабул ителәчәк.

Медицина хезмәткәрләренең махсус киемнәр белән тәэмин ителеше яхшырачак, автопарк яңартылачак, карьера баскычыннан күтәрелү һәм югары категория, шул рәвешле хезмәт хакына өстәмә алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары башкача эшләячәкләр, ягъни чакыру килгәч пациентка барып ярдәм күрсәтәләр, соңыннан нәтиҗә турында хәбәр итәләр һәм шунда ук яңа адрес алалар. Шулай итеп, ашыгыч медицина ярдәменең, тиеш булганча, оператив рәвештә эшләве тәэмин ителәчәк», – дип аңлатты Аяз Камалов станцияләрне берләштерү турында.

Чишмә үзәк район дәваханәсе карамагындагы ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гүзәл Шәяхмәтова, Чишмә районында ашыгыч ярдәм сорап күбесенчә 112 Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) аша, шулай ук 03 һәм 2-22-54 саннары буенча шалтыраталар, дип билгеләп үтте. Тәүлегенә 300гә кадәр шалтырату кабул ителә.

Бүгенге көндә Чишмә районында өч бригада эшли, аларның сменасы 24 сәгать дәвам итә. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дүртенче бригада да кушыла. Һава шартларын һәм кайбер пациентлар янында озак тоткарлануны исәпкә алсаң, бригадаларның эш вакыты арта.

Узган елда барлыгы 24 мең мөрәҗәгать булган, шуларның 16 500е – ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырту. Авырулар янына бару радиусы 60 чакрым тәшкил итә. Система үзгәртеп корылгач, медицина хезмәткәрләрен һәм пациентларны борчыган күп кенә мәсьәләләр хәл ителер, дип өметләнә Гүзәл Шәяхмәтова.

Ашыгыч ярдәм хезмәте берләшә
Ашыгыч ярдәм хезмәте берләшә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: