Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 февраль 2022, 12:16

Температура булса – инфекция бүлегенә

Әлеге вакытта Чишмә үзәк район дәваханәсендә COVID-19 билгеләре булган авыруларны кабул итү өчен биш кабинет эшли.

Температура булса – инфекция бүлегенә
Температура булса – инфекция бүлегенә

«Кызыл зона» элекке көндезге стационар урынында урнашкан. Авыруларны биш табиб кабул итә, алар арасында «кызыл зонада» эшләү тәҗрибәсе булган тар белгечләр дә бар. Өлкәннәр арасында кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм коронавирус билгеләре булган авырулар саны да арта. 31 гыйнварга Чишмә үзәк район дәваханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау боксына 180 кеше мөрәҗәгать иткән.

Поликлиниканың терапия бүлеге мөдире Венера Латыйпова билгеләп үтүенчә, авырулар дәваханәгә гадәттә иртән-иртүк киләләр, табиблар яңартылган график буенча кабул итсә дә, сәгать 12гә кадәр чират була.

«Йогышлы авыруларны дәвалау өчен бокс 7.30дан кичке сәгать 10га кадәр эшли, ә ПЦР-тест кичке сигезгә кадәр алына. Иртәнге сәгатьләрдә табибларның эшен җиңеләйтү өчен ОРВИ һәм коронавирус билгеләре булган авыруларны кабул итү кичке унга кадәр озайтылды. Табиблар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә яңа график буенча эшләячәк. COVID-19га уңай тестлар саны арта, авырулар, гадәттә, амбулатор дәвалана, чөнки чир җиңелчә яки уртача авырлыкта үтә. Табибны өйгә чакыручылар да күп, медицина хезмәткәрләре тәүлегенә якынча 50 тапкыр чакыруга бара, – диде Венера Самат кызы безне яңа эш шартлары белән таныштырып. – Әлеге вакытта табибларга да, шәфкать туташларына да йөкләнеш зур, бар көчләрен биреп эшлиләр. Пандемия чорында аларны аңлаган пациентларга рәхмәтлеләр. Башкорт дәүләт медицина университетының 1нче һәм 5нче курс студентлары ярдәмгә килделәр. Алар пациентларга шалтырату, дарулар тарату белән шөгыльләнәләр, әмма авыруларны кабул итмиләр һәм «кызыл зонада» эшләмиләр», – дип билгеләп үтте Венера Латыйпова.

Температура булса – инфекция бүлегенә
Температура булса – инфекция бүлегенә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: