Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 гыйнвар 2022, 17:26

Иммунитетыгыз нык булсын

Бу рецептны ясар өчен имбир тамыры, бал һәм лимон кирәк. Әлеге продуктлардан ясалган катнашма иммунитетны гына күтәреп калмыйча, салкын тиюдән саклый, өстәвенә баш авыртуын да басарга ярдәм итә. Моннан кала, организмны холестериннан, төрле паразитлардан чистарта, яшәртә, ябыктыра да икән әле җитмәсә.

Иммунитетыгыз нык булсын
Иммунитетыгыз нык булсын

Имбир, лимон һәм бал – витаминнар капчыгы, ди белгечләр. Лимон С витаминына бик бай, бал да составы буенча үзенчәлекле продукт һәм күп төрле авырулардан шифа. Имбир тамырында микроэлементлар, аминокислоталар, эфир майлары бар, моннан кала бу үсемлекнең тамыры В3, В6, В9, С һәм А витаминнарына бай. Болар барысы да организмны тонуста тотарга ярдәм итә, төрле вируслы авыруларга каршы менә дигән чара.

Сәламәтлек рецепты өчен ингредиентлар:

имбир (тамыры) – 300 грамм;

кабыгы белән бер-ике  лимон;

бал – 150–200 грамм.

Иң элек имбирне кабыгыннан чистартып уртача кыргычта кырырга яки иттарткычтан чыгарырга кирәк. Лимонны кайнар су белән пешеклибез, төшләрен алып, вак кына итеп турыйбыз. Имбир белән лимонны бергә бутыйбыз да, шуның өстенә бал агызып, әйбәтләп болгатабыз. Килеп чыккан массаны пыяла савытка тутырып суыткычка куябыз. Аны шушы савытында 2 айга кадәр сакларга була.

Организмның эшчәнлеген активлаштыру һәм сәламәтләндерү өчен әлеге витаминлы катнашманы иртән ач карынга 1 чәй калагы күләмендә кулланырга кирәк, аның артыннан  җылы су йотып куярга киңәш ителә. Шуны да әйтергә кирәк, лимонлы-имбирле катнашманың тәме әчкелтем, яндыра. Шуңа да бу рәвешле куллана алмаучылар аны чәйгә салып та эчә ала. Ашказаны-эчәк авырулы кешеләргә дә бу катнашманы саклык белән кулланырга киңәш итәбез. Авыру көчәйгәндә бу катнашманы кулланмый торырга кирәк.

Имбир, лимон, балдан ясалган бу катнашманы көн дә кулланып, даруханәдәге витаминнар, вирусларга каршы төрле кыйммәтле препаратлар турында онытырга мөмкин, ди белгечләр.

Иммунитетыгыз нык булсын
Иммунитетыгыз нык булсын
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: