Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 гыйнвар 2022, 10:09

Фитнеска салымны кире кайтарып булачак

Рәсәй Президенты физик затлар керемнәренә салымны спорт һәм фитнес белән шөгыльләнүгә киткән чыгымнар аша кайтару турындагы законга имза куйды.

Фитнеска салымны кире кайтарып булачак
Фитнеска салымны кире кайтарып булачак

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Яңа закон буенча салым түләүләре физкультура-спорт оешмаларына яки шәхси эшмәкәрләргә физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен тотылган сумма күләмендә түләнәчәк, дип фаразлана.

Салым түләүче спорт һәм фитнес белән үзе түгел, ә аның балигъ булмаган балалары, шул исәптән уллыкка алынган һәм балигъ булмаган тәрбияләнүчеләре шөгыльләнсә, акчаны кире кайтаруга дәгъва итә ала.

Физкультура-савыктыру хезмәтләрен күрсәтүгә килешү күчермәсе һәм кәгазь яки электрон формада җибәрелгән касса чегы физкультура белән шөгыльләнүгә чыгымнарның дәлиле булып саналачак, диелгән документ текстында.

Хәзер Рәсәй Салым кодексында каралган НДФЛ буенча социаль салым түләүләре саны алты булды. Спорт һәм фитнестан тыш, сүз хәйриячелеккә, укытуга, дәвалауга һәм медикаментлар сатып алуга, дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итүгә, ирекле пенсия иминиятләштерүенә һәм гомерне ирекле страховкалауга, шулай ук хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә чыгымнар турында бара.

Шул ук вакытта салым алырга мөмкин булган әлеге максатларга чыгымнарның җыелма суммасы 120 мең сумга тигез. Димәк, максималь социаль салым бу сумманың 13 процентын тәшкил итә, ягъни 15,6 мең сум.

Закон рәсми басылып чыкканнан соң бер ай узгач үз көченә керә, әмма НДФЛ буенча чираттагы салым чорының беренче көненнән дә иртәрәк түгел. Шул рәвешле, яңа закон буенча каралган салымны 2022 елдан гына кайтарырга мөмкин булачак.

 

Фото: «Башинформ» МА

Фитнеска салымны кире кайтарып булачак
Фитнеска салымны кире кайтарып булачак
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: