Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 гыйнвар 2022, 11:34

Яңа штамм – «Омикрон»нан нәрсә көтәсе?

 «Омикрон» нинди һәм кемнәр өчен хәвефле булыр? Бу хакта без Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов белән әңгәмәләштек.

Яңа штамм – «Омикрон»нан нәрсә көтәсе?
Яңа штамм – «Омикрон»нан нәрсә көтәсе?

Бүгенге көндә Чишмә районында 160 кеше COVID-19 диагнозы белән амбулатор дәвалана. Шуларның өчесе – балалар.

Коронавирус белән хәл тотрыклану сәбәпле, Чишмәдәге ковид-госпиталь 24 декабрьдән башлап кабул итми. Авыручылар булса, Уфа дәваханәләренә җибәрәләр. Хәзер безнең пациентлар, нигездә, Республика клиник-йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Элек башкалага тәүлегенә 5–6 кеше җибәрелсә, хәзер бу сан, күп дигәндә, икегә җитә. Поликлиникада көн саен якынча 135 кеше (50ләп бала) коронавирустан тест тапшыра. Авыру очраклары шактый кимегән. Тик бу уяулыкны югалту өчен сәбәп түгел. Давыл алдыннан тынлык булуы ихтимал, бөтен дөнья буйлап «Омикрон» атлый. Ул нинди һәм кемнәр өчен хәвефле булыр? Бу хакта без Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов белән әңгәмәләштек.

– Радик Рәфкать улы, галимнәр мәгълүматы буенча, «Омикрон» штаммы күпкә тизрәк тарала, әмма шул ук вакытта ул авыр үтми һәм пациентлар үлеме дә сирәгрәк.

– Әйе, бөтен дөньяда «Омикрон» белән авыручылар саны арта бара, беренче тапкыр ул Көньяк Африкада табылган. Хәзер инде Рәсәй төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да авыру очраклары теркәлә.

– Яңа «Омикрон» башка штаммнардан нәрсә белән аерыла соң?

– Чир билгеләре шул ук: температура, томау, ютәл, баш һәм бил авырту, тирләү... Диагноз кую өчен ПЦР-тест һәм өстәмә медицина тикшерүләре билгеләнә. Дәвалау схемасы ковид авыруын дәвалагандагы кебек, әмма ул, әлбәттә, камилләштереләчәк.

– Галимнәр үткәргән тикшерүләр буенча, яңа штаммда аксымдагы үзгәрешләр бар, вирус бик йогышлы һәм күпкә тизрәк тарала. Статистика буенча җиңелрәк үтә.

– Тик бу башлангыч мәгълүмат кына, чөнки һәр чир тирән тикшеренүләр таләп итә. Әлегә ахыргы нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә. Без «Омикрон» авыруы җиңелчә яки уртача авырлыкта яки бөтенләй бернинди билгеләрсез уза, дип әйтә алабыз. Башка штаммнар белән чагыштырганда, үлем очраклары күп түгел.

– Димәк, артык борчылырга кирәкми?

– Вирусның бик тиз таралуы хәвеф тудыра. Бервакыт авыручылар шулкадәр күп булырга, ә ковид-госпитальләр чамадан тыш тулу сәбәпле, барысын да кабул итә алмаска ихтимал.

– Бүгенге вакциналар «Омикрон»нан саклармы?

– Вакцинация – авыруны кисәтүнең төп ысулы. Бу кеше бөтенләй авырмаячак, дигән сүз түгел, тик вирус йоктырган очракта, чир күпкә җиңелрәк узачак. Иммун системасы какшаган, бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары системасы, аутоиммун, онкология, шикәр чире булган кешеләр вируска ныграк бирешүчән. Алар вакцинациядән баш тартып үзләрен куркыныч астына куялар, мондый авырулар арасында COVID-19 белән вафат булучылар күп. 

Чит илдә ял итүчеләр дә үзләрен хәвеф астына куялар. Мисырдан, Көньяк Африка Республикасыннан «Омикрон» йоктырып кайтучылар бар инде. Самолет эчендә яки халык күп җыелган урыннарда ял иткәндә зарарлану ихтималы зур. Шул ук вакытта кайберәүләр башкалар өчен үлемечле булган вирусны таратучы гына булырга мөмкин.

Мин, баш табиб буларак, халык күп җыелган урыннарда булуны, бигрәк тә чит илгә баруны тыя алмыйм, әмма шулай да эпидемия чорында бу чаралардан тыелып торырга киңәш итәм.

Бүгенге көндә үзәк район дәваханәсендә барлык төр вакциналар бар. Запас җитәрлек, алты меңгә якын вакцина кайтарылды. Вакцинация үтмәгән чишмәлеләргә озакка сузмаска, прививка ясатырга киңәш итәбез. Яңа ел каникулында 198 кеше прививка ясатты.

13 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, 39914 кешегә вакцинаның беренче компоненты,  якынча 30 мең кешегә икенче компоненты белән прививка эшләнде.

Яңа штамм – «Омикрон»нан нәрсә көтәсе?
Яңа штамм – «Омикрон»нан нәрсә көтәсе?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: