Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 гыйнвар 2022, 12:12

Температураны төшерү ысуллары

Әледән-әле температура күтәрелеп торганда бер чәй кашыгы укроп орлыгын 200 мл суда төнәтеп, бүлмә температурасындагы суга кушып эчәргә кирәк.

Температураны төшерү ысуллары
Температураны төшерү ысуллары

300 г арпаны (ячмень) кайнатып, шуның суын эчсәң, температура дарусыз да төшә.

Чәйне дөрес пешергәндә (кайнар су белән чәйнекне чайкаткач, чәй белән 1 шакмак шикәр салырга һәм чылатырлык кына кайнар су агызып, 15–20 минут томалап төнәтергә, аннары гына кирәк кадәр су салырга) андагы шикәр чәйдә була торган котехоломинны аерып чыгара. Ул исә организмны салкын тиюдән саклый, кан тамырларын чистарта.

10 г нарат бөресен эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су агызырга һәм өстен ябып, сулы кәстрүл эчендә 20–30 минут кайнатырга кирәк. Аннары шуны сөзеп, ашаганнан соң

30–40 минуттан көненә 2–3 тапкыр 0,5 стакан күләмендә эчәргә.

 

Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан

Температураны төшерү ысуллары
Температураны төшерү ысуллары
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: