Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 декабрь 2021, 15:30

ВИЧ-инфекция белән авыручыларның күбесе урта яшьтәгеләр

Ел саен декабрьнең беренче көнендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

ВИЧ-инфекция белән авыручыларның күбесе урта яшьтәгеләр
ВИЧ-инфекция белән авыручыларның күбесе урта яшьтәгеләр

Чишмә районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны буенча статистика 1987 елдан бирле алып барыла. Районда барлыгы 200 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. 180нән артыгы диспансер тикшерүдә.

– Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу дәваханәдә исәпкә алынган авырулар гына, бар кешеләр дә тикшерү узмый һәм ВИЧка тест тапшырмый бит. Диспансер тикшерүдә торучылар белән аларның хәле, бигрәк тә шәхси тормышы турында даими рәвештә профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Мондый авыруларны кисәтү максатында без, үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре, ункөнлек чаралар оештырабыз, мәктәпләргә барып, балалар белән әңгәмәләр үткәрәбез, лекцияләр укыйбыз. Чөнки бу дәваланмый торган авыру, ә чирле кешенең организмы вирусларга бирешүчән була, – ди Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов.

Әлеге вакытта Чишмә районында ВИЧ белән авырган хатын-кызлар һәм ир-атлар саны бер үк дәрәҗәдә, дип әйтергә була. Әгәр элек ВИЧ-инфекция белән 17 яшьтән 25 яшькә кадәр кешеләр зарарланган булса, хәзер авыруларның 70 проценты 30дан 50 яшькә кадәрге урта яшьтәге кешеләр.

Инфекция йоктыру сәбәбе – сакланмаган җенси бәйләнеш яки тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр. Тәртипсез җенси тормыш алып баручылар, наркотик кулланучылар кебек үк, хәвеф астында һәм дәваханәдә исәптә тора.

«Башкортстанда 2021 елның 1 ноябренә ВИЧ-инфекциянең 1771 очрагы теркәлгән. Республикада медицина исәбенә алынырга тиешле 21,4 мең ВИЧ-инфекцияле кеше яши», дип СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Рафаэль Яппаров сүзләрен хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Бүгенге көндә кеше иммунодефициты вирусына һәркем дучар була ала. Ул шул ягы белән хәвефле – озак вакыт үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин, тик соңыннан бу чир гаять авыр өзлегүләргә, хәтта үлемгә китерә. 

Кайчагында кешеләр бу хроник чирнең ничек йогуы турында гади генә әйберләрне дә белмиләр. Барыннан да элек шуны билгеләп үтик, ВИЧ-инфекция көнкүрештә, шул исәптән кагылып киткәндә, үбешкәндә, ютәлләгәндә яки төчкергәндә йокмый. Авыру сакланмыйча җенси бәйләнешкә кергәндә, кан, пычрак медицина инструментлары аша күчәргә мөмкин. Ә балаларга ул ана карынында чакта яки имезгәндә сөт аша йога.

– Үз сәламәтлегеңә аңлы һәм җаваплы караш куркыныч чирдән сакланырга ярдәм итәчәк. Елына яки ярты елга бер тапкыр булса да ВИЧны ачыклау өчен анализ бирергә өйрәнү мөһим. Чөнки чирне иртә ачыклау дәвалауны вакытында башларга һәм авыру кешенең хәлен шактый яхшыртырга мөмкинлек бирә, – дип кисәтә Наил Мансур улы.

ВИЧ-инфекция белән авыручыларның күбесе урта яшьтәгеләр
ВИЧ-инфекция белән авыручыларның күбесе урта яшьтәгеләр
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: